Сайтыбызга рәхим итегез!

Cайт турында

        Әлеге сайт Актаныш районы теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсе сайты буларак ачылды. Сайтта районыбыз укытучыларының эш тәҗрибәсе, татар теле һәм әдәбияты буенча яңалыклар яктыртыла.  Шулай ук биредә төрле бәйге, конференцияләрнең нигезләмәләре, олимпиада биремнәре, бердәм республика тестына, имтиханга әзерләнү өчен материаллар  табарга мөмкин.

 

 

Туган тел турында

Яшәр әле телем

Чәчәк кебек матур бит ул туган тел,

Гөлләр-гөлләмәләр бизәп торган тел.

Назлыйсың да, иркәлисең җанымны,

Ничек итеп күтәрмисең даныңны?

Сагыш-моңым таратучы назлы тел,

Иң газизе, бу дөньяда азмы тел?!

Сине зурлап күпме җырлар җырланган,

Иң мөкатдәс шигъри юллар юлланган.

Рухи яктан үстерүче - туган тел,

hәр милләтнең бердәнбере булган тел.

Татар барда яшәр әле минем тел!

Ышана бит, инана бит күңел гел.

Рәзинә Мөхияр

 

Туган тел турында бер шигырь

И кардәшем! Бер хаҗәтсез кайчак
телне шундый бозып сөйлисең!
Ил колагын хурлап, халкыңның
рухын рәнҗетәмен димисең!

Мескенләнмә, бакый гомер килгән
тел байлыгын итмә кадерсез.
Бер уйласаң, илаһи бит, изге -
Кеше әйткән аваз, һәрбер сүз!

Кич мәртәбә түгел туган телдә
җиң очына карап сөйләшү.
Көчле, горур сөйләш! Кирәк икән
хаким телләр торсын көнләшеп!

Иренмә син, туган, туган телнең
асыл байлыкларын ачарга.
Без ваемсыз булсак, чит-ят сүзләр
хәзинәңне әзер басарга!

Ана телен ватып-бозып сөйләп,
кешелегең генә төшә бит!
Корама тел, яман чир булып,
яңа буыннарга күчә бит!

Күп телләрне белү - яхшы шөгыль,
туган телең үги калмаса.
Җанын салып әйткән әткәң сүзен
синең аша балаң аңласа.

Мәгълүм: дөнья көтү, заман өчен
файдалырак телләр бары да...
Тик шунсы хак: фәкать туган телдә
иман иңә кеше җанына!

Киләчәкнең башы - бүгенгедә.
Нинди шатлык картлык көнеңдә -
оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә,
матур итеп туган телеңдә!       
  

                                                                         Р.Фәйзуллин

 

Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән. Өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен. Иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә китергән.

                                                                                           Г.Бәширов