Нурлыгаянова Ләйлә Шәйхенур кызы, Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема:  Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау.     Слайд1

Максат:           Слайд 2

1. Иярченле кушма җөмләләрне мәгънә ягыннан аеру күнекмәләрен камилләштерү.

2. Материалны үзләштерүгә кызыксыну уяту.

3. Укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерү, аларда  игелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү.

4. Бөек мәгърифәтче Р.Фәхреддин турында мәгълүмат бирү.

 

Материал: “Татар теле”, 8 нче сыйныф өчен дәреслек, төрле катлаулылыктагы карточкалар, “Аңлатмалы сүзлек”,  I том, Р. Фәхреддин “Җәвамигуль – кәлим шәрхе”, “Тәрбияле бала” китаплары, “Көч һәм рух тамырлары ” ( Хрестоматия,  5- 11 сыйныфлар өчен ) , “ Балаларга үгет- нәсыйхәт ”

Дәрес барышы.

 

I.Оештыру өлеше. Уңай эмоциональ халәт тудыру.

 

Җиргә язлар килә,

Кояш шашып көлә,

Тулып пешкән әнә бөреләр.

Менә-менә күзен ачарлар да

Бар җиһанга сәлам бирерләр.

                                  Шәмсия Җиһангирова

 

      II.         Актуальләштерү.  “Мин - сиңа, син – миңа” уены. ( Кагыйдәләрне искә төшерү өчен сораулар бирү)  Слайд

 

1) -нинди җөмлә кушма җөмлә дип атала? (Берничә гади җөмләдән торган җөмлә кушма җөмлә дип атала)

2) -нинди җөмлә тезмә  кушма җөмлә дип атала? (Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган җөмлә тезмә кушма җөмлә дип атала)

3) -Тезмә кушма җөмлә нинди төрләргә бүленә?

4) -Теркәгечле тезмә кушма җөмләдә, гади җөмләләрне үзара бәйләп, нинди теркәгечләр килә?

5) -Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә, гади җөмләләрне үзара бәйләп, нинди чаралар килә? (Санау һәм каршы кую интонациясе)

6) -нинди җөмлә иярченле   кушма җөмлә дип атала?

7) -Иярчен җөмләнең мәгънә ягыннан төрләрен санап чыгыгыз.(иярчен ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл җ.)

8) -Иярчен җөмләнең төзелеше ягыннан нинди төрләре була? (аналитик, синтетик)

9) -Аналитик чараларны әйтегез?( көттерү паузасы, парлы һәм ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр, теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр)

10) -Синтетик чараларга нәрсәләр керә?

11) -Нәрсә ул катлаулы төзелмә? (Икедән артык җөмләдән торган кушма җөмлә)

12) -Катлаулы төзелмәгә нәрсәләр керә? (катнаш кушма җ., тезем, күп иярч.к.җ.)

 

3. Тактада язылган текст өстендә эш.

      “ Әхлак. Әхлаклы булу. Әхлаклы булу ул – шәфкатьле булу, игелекле булу, сабыр гына сөйләшү, мөлаем, ярдәмчел булу дигән сүз. Бу сыйфатлар безгә әби-бабайларыбыз дан мирас булып калганга, без әдәп сакларга, инсафлы, намуслы булырга, әти-әни хакын хакларга тиешбез.”  “Көч һәм рух тамырлары” китабыннан.

Тыныш билгеләрен куярга. Аңлатырга. 5мин

 

1)    Изгелек - 1) изге булу;

                            2) саф күңеллелек, югары әхлаклылык;

                           3) кагылгысызлык, кул сузарга ярамау.

2)    Игелекле - игелек китерә торган, ярдәмчел, яхшы, киң күңелле.

 

         Укучылар, без бу дәресне мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин иҗатына, бигрәк тә аның “Тәрбияле бала”  китабына нигезләнеп үткәрербез.

           Тарихыбыз күгендә якты йолдыз булып кабынган, халкыбыз хәтерендә мәңгегә уелып калган затларыбыз байтак. Алар арасында Ризаэддин Фәхреддин тарихчы буларак та, мәгърифәтче буларак та аеруча әһәмиятле урын били. Аның тәрбия темасына багышланган хезмәтләре күп. Шулар арасында “Тәрбияле бала” дигән фәлсәфи хезмәте аерым урын алып тора. Безне әхлаклы, чын кеше булу серләренә өйрәтә торган китап ул.

Олуг галимнең хезмәтләре кешелек дөньясы өчен бәяләп бетергесез зур кыйммәткә ия.

        Халкыбыз борынгыдан ук аң-белемгә омтылып яшәгән, укымышлы кешеләрне зурлаган, китап сүзен хакыйкать сүзенә тиңләгән. Дөньяны танып белү, белем алу зур тырышлык, түземлелек, ихтыяр көче таләп итә.  Кем үз-үзен тәрбияләү, үзлегеннән белем алу, үзенә-үзе анализ ясау белән шөгыльләнә, шул кеше үзен танып белә. Мин кем, нәрсәгә сәләтле, нәрсә беләм дигән сорауларга җавап бирә ала. Андый кеше үзен үзгәртүгә, белем алуга ихтыяр көче дә таба. Шуңа күрә һәр кеше, мөмкин кадәр яшьтән үк, үз алдына көче җитәрдәй максат куярга, киләчәктә үзен кем итеп күрергә теләвен ачык белергә һәм шуңа омтылырга тиеш.

Шуңа күрә бүгенге дәресебезнең эпиграфы итеп: 5мин

            Олуглык, игелеклелек вә гыйззәтлелек – гыйлем һәм  күркәм әхлак нәтиҗәседер.

                                                                                                                          Р.Фәхреддин   

      Бүгенге җәмгыятьтә дә белем алу һәм әхлак мәсьәләләре иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.

 

Хәзер ”Тәрбияле бала”  китабында булган җөмләләрне карап китәрбез.

 

III.     Белем-күнекмәләр булдыру.             5мин

Җөмләләр өстендә эш. Җөмләләрнең схемаларын  төзү.  

1.      Кешеләргә мәрхәмәтле булу бәндәләрнең үз-үзләренә мәрхәмәтле булуларыннан килә, чөнки кешеләргә булган мәрхәмәтләрнең нәтиҗәсе бәндәнең үзенә кайтыр. (иярчен сәбәп җөмлә)

2.      Әхлак төзек булмаса, адәм баласының рухы сәламәт булмас. (иярчен шарт җөмлә)

3.      Хәерле мал шулдыр: ул хәләлдән килер, изге юлга сарыф ителер. (иярчен хәбәр җөмлә)

4.      Әгәр кешеләрдә әдәп булмаса, дөнья тормышының тәртибе бозылыр иде. (иярчен шарт җөмлә)

5.      Тәрбияле булганы өчен, аны һәркем яратыр. (иярчен сәбәп җөмлә)

 

IV.    Музыкаль тәнәфес                         

4.      Тестлар.                                     5мин

 


I вариант

 

1. Кемнең итәгенә ут капса, шул яна. (Мәкаль)

а) иярчен аергыч җөмлә;

ә) иярчен ия җөмлә;

б) иярчен шарт җөмлә.

2. Уйсу җирдә су җыела, шунда казлар коена. (Җыр)

а) иярчен аергыч җөмлә;

ә) иярчен урын җөмлә;

б) иярчен вакыт җөмлә.

 

3. Эше барның – ашы бар. (Мәкаль)

а) иярчен ия җөмлә;

ә) иярчен тәмамлык җөмлә;

б) иярчен аергыч җөмлә.

 

4. Син кайда – мин шунда, Галиям. (Җыр)

а) иярчен вакыт җөмлә;

ә) иярчен хәбәр җөмлә;

б) иярчен урын җөмлә.

 

5.Кем сабыр, шул эшнең җаен табар. (Мәкаль)

а) иярчен аергыч җөмлә;

ә) иярчен хәбәр җөмлә;

б) иярчен ия җөмлә.

 

II вариант

 

1. Исле чәчәк өзелсә дә, исе кала болында. (Җыр)

а) иярчен вакыт  җөмлә;

ә) иярчен аергыч  җөмлә;

б) иярчен кире җөмлә.

 

2. Онытмыйм дип, еракларга киттем. (Р.Әхмәтҗанов)

а) иярчен сәбәп җөмлә;

ә) иярчен тәмамлык җөмлә;

б) иярчен максат җөмлә.

 

3. Җил каян иссә, болыт та шул яктан килә. (Мәкаль)

а) иярчен вакыт җөмлә;

ә) иярчен урын җөмлә;

б) иярчен ия җөмлә.

 

4. Авам дигән агач йөз ел яши.

а) иярчен вакыт җөмлә;

ә) иярчен аергыч җөмлә;

б) иярчен урын җөмлә.

 

5.Нәрсәгә өйрәнсәң, шуны куарсың. (Мәкаль)

а) иярчен аергыч җөмлә;

ә) иярчен хәбәр җөмлә;

б) иярчен тәмамлык җөмлә.


V Төзелеше буенча үзгәртеп язарга

Кем эшләми, шул ашамый              Эшләмәгән ашамый

Тырышкан табар                              Кем тырыша, шул таба

Эш күрсәткәнне ил онытмас            Кем эш күрсәтә, аны ил онытмый

Сабыр булган эшнең җаен табар     Кем сабыр, шул эшнең җаен табар

 Сабыр иткән морадына җиткән     Кем сабыр, шул морадына җиткән  

 

 

VI.Йомгаклау, билгеләр кую.

1. Без бүген нинди материалны үзләштердек?

2. Кеше холкындагы нинди сыйфатлар турында сөйләштек?

2. Игелекле, гадел, әхлаклы булу нәрсәне аңлата?

3. Бу темага нинди мәкальләр китереп булыр иде?

 

Өйгә эш:  Иҗади эш. “Яхшылык эшлә дә суга сал” темасына сочинение язарга. 10 иярченле кушма җөмлә кулланырга.