Эш тәҗрибәсеннән

Актаныш районы Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең I квалификацион категорияле укытучысы Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы төзеде

 Татар теле, 6 нчы класс

Тема: “Сан “ темасын гомумиләштереп кабатлау.

Максат:1.Сан сүз төркеме турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау, системага салу; язма һәм телдән сөйләмдә саннарны грамоталы куллана белү.

2. Иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү, күзәтү, хәтерләү, игътибар итү сәләтен, чагыштыра, нәтиҗә ясый белү, дәлилли белү күнекмәләрен үстерү. 

3.Укучыларга тарихи мәгълүмат   бирү, татар милләтенең бөек   шәхесләре    белән кызыксындыру тәрбияләү.

4. Төркемнәрдә эшләү аша дуслык мөнәсәбәтләрен урнаштырырга булышу.

Дәрес тибы: гамәли

Метод һәм алымнар:

-      проблемалы сораулар кую һәм аларга җавап табу, өлешчә эзләнү.

Дәрес технологиясе:

-      иҗади үсеш һәм информацион технологияләр.

Материал һәм җиһазлау:

-      дәреслек, компьютер, проектор, презентация, интерактив такта, биремнәр, күрсәтмә материал.

Дәрес барышы:

I.                   Дәресне оештыру.

Дәрес   М.Җәлилнең  “Сәгать”  җыры белән башланып китә.

    Психологик уңай халәт тудыру.

    Хәерле көн, исәнмесез, хөрмәтле укучылар!

    -Җырдагы Марат кебек соңга калучылар юкмы?

    Мин Гөлназ Кашаф кызы булам. Бүгенге татар теле дәресен алып барачакмын. Дәресебез җыр көе шикелле дәртле, күңелле нотада дәвам итүен теләп калам.

    Ә хәзер тыныч кына утырабыз, укучылар.

II. “Сан” темасын гомумиләштереп кабатлау һәм күнегүләр өстендә ныгыту.

- Укучылар, тыңлап узган җыр текстының авторы кем?

- Ә кем ул Муса Җәлил?

- Әйе, М.Җәлил - шагыйрь, көрәшче, Бөек Ватан сугышы герое.

Чыннан да, М.Җәлилнең милләттәшебез булуы белән чиксез горурланабыз. Ул-татар халкының исемен бөтен дөньяга таныткан шагыйрь.

- Ә менә ни өчен, укучылар, без дәресебезне М.Җәлилне искә алудан башлап киттек икән?

- Әйе, чөнки 15 нче февраль – аның туган көне иде. Республикабыз һәм район мәктәпләрендә Җәлил хөрмәтенә бик күп чаралар оештырылды.

-Ә хәзер экранга карыйбыз һәм язма белән танышабыз. 1 укучы укый, игътибар белән тыңлыйбыз.

    2) Текст өстендә эш. 

    1)1941 нче елда башланган Бөек Ватан сугышы 4 ел дәвам итте. 2)Бу коточкыч сугышта безнең халкыбызның 300 меңгә якыны һәлак булды. 3)Ләкин бу гади үлем генә түгел, ә батырлар үлеме булып тарихка кереп калды. Татарстанның 200 дән артык егет һәм кызы Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исемгә лаек булды, 29 ы – Дан орденының тулы кавалеры,  100 меңнән артык сугышчыга орден-медальләр тапшырылды.

   4)Шулар арасында Муса Җәлил дә бар. 5)Ул сугышның беренче көннәреннән үк, кулына корал алып, Ватанны сакларга китә. 6)Башта ул политработниклар әзерләү курсында укый, аны тәмамлагач Мусага өлкән политрук исеме бирелә. 7)Волхов фронтының 2нче удар армиясе чыгара торган “Отвага” газетасы хезмәткәре була. 8)Ул батырлыкка, Ватанга тугры булырга өнди торган шигырьләре белән солдатлар арасында чыгыш ясый, газеталарда бастыра. 9)1942 нче елның 26 нчы июнендә Волхов фронтында, чолганышта кала һәм  каты яраланган хәлдә дошман кулына эләгә. 10) Хөкем җәзасы үтәлгәнгә кадәр 791 тәүлеккә сузылган әсирлек чоры башлана. 11)Бу чорда да дошманнарга каршы көрәшен дәвам иттерә. 12)Яшерен оешма төзиләр, тоткынлыкта 125 ләп  шигырь яза. 13)Аның 2 дәфтәре төрле юллар узып илебезгә кайта.

14)Язучы Рафаэл Мостафин да  Җәлилнең өченче шигырьләр җыентыгы безнең илдә югалган булырга тиеш дигән карашта тора. 15)Димәк, Муса Җәлил турында мәгълүмат туплау, эзләнү эшләре 21 нче гасырда да дәвам итәчәк әле.

-          Ә хәзер әйтегез әле: текстта нинди сүз төркеменә караган сүзләр еш кабатланып килә?

-          Димәк без бүгенге дәрестә нинди теманы гомумиләштереп кабатлаячакбыз?

-          Ничек уйлыйсыз: дәресебезгә нинди максатлар куярбыз?

-          Әйе, дөрес әйттегез, укучылар. Сан темасы буенча өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау; язма һәм телдән сөйләмдә саннарны грамоталы куллана белү.

Сан төркемчәләрен билгеләү: 1 нче төркемгә 1, 2 нче җөмләләр; 2 нче төркемгә 3 нче җөмлә, 3 нче төркемгә 4,5, 6,7 нче җөмләләр, 4 нче төркемгә 8,9,10,11 нче җөмләләр, 5 нче төркемгә 12,13,14,15 нче җөмләләр.

Ә хәзер укучылар тексттагы саннарның мәгънә ягыннан төркемчәләрен һәм ясалышы ягыннан төрләрен билгелибез. Рәхмәт.

3) КОНТИНИУС РАУНД РОБИН структурасы.

    Ә хәзер укучылар, слайдтан М.Җәлил шигырләреннән өзек укыйбыз, шулардан саннарны табабыз. Мин биргән сорауга җавап эзлибез. Төркемнәрдә эшлибез. Уйлыйбыз, бергәләп фикерләшәбез һәм уртак бер нәтиҗәгә  киләбез.

“Кызыл ромашкалар”. Сорау: Бу шигырьдә бирелгән санның ясалышы ягыннан төрен билгеләргә.

 “Ишек төбендә”      Аудио - бирем

-          Шигырьне тыңлагыз, саннарны табыгыз. Саннарның язылышын аңлатабыз. Бу саннардагы кушымчалар ничек языла: кушылыпмы, әллә аерыммы?

 “Бакчачы” шигыреннән өзек тыңлыйбыз. Санның мәгънә ягыннан төркемчәсен билгелибез.

Һәм дәрес башында яңгыраган җырыбызда да сан бар иде. Кайсыгыз игътибарлы? Ул нинди сан иде? Мәгънә ягыннан төркемчәсе нинди? Ясалышы буенча нинди сан?

    Саннар турында белемнәребезне тикшердек.

4)НАМБЭ АП структурасы: (2-3 минут)

5кә беткән һәм 5 кә бүленә торган сан әйткәндә кемгә туры килә

шул укучы урыннан басып “Сан” темасына кагылышлы нинди дә булса термин, яисә сүз әйтә.

5-6) Дәреслек һәм дәфтәр белән эшләү.

Ә хәзер укучылар ребус чишеп алабыз.

Уен: (Ребуслар тәкъдим ителә) Монда нинди сүз язылган?

               6н, 1лек, 100ә, 100ек, к3.

259 нчы күнегү (язмача)

7) МИКС – ПЭА – ШЭА структурасы

Балалар, әйдәгез такта янына чыгабыз, биибез (йөриләр) музыка уйный. Музыка туктагач, үзегезгә  пар табасыз. Һәм сорау тыңлыйсыз. 10 сек. уйлыйсыз. Һәм 15 секунд эчендә башта берегез җавап бирә, аннары 15 сек икенчегез.

Сорау: Тәртип саны нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

Җавап: Тәртип саны микъдар санына –нчы, -нче, -ынчы, енче кушымчалары кушылып ясала.

Сорау: Саннарны җөмләдә нинди сүзләр белән алыштырып була?

Җавап: Синонимнар белән: 10-дистә, 12 ай – ел, 100 ел – гасыр, дүрттән бер – чирек, 24 сәгать – тәүлек, бер – ялгыз, 10 көн – декада, 30 көн –ай, 7 көн – атна, 3 ай – квартал, ... .

Сорау: Кайсы сан төркемчәсенең саналмышы булмый?

Җавап: җыю

Җавапны тикшерәбез: Беренче булып ... җавап бирә:

-          Кемнең исеме озынрак.

-          Кемнең туган көне кыш көне?

8) ФАЙНД ЗЕ ФИБ структурасы

Укытучы 3 җөмлә яза. Төркемнәр фикерләшәләр, консенсуска киләләр. Төркемнеке дөрес булса, укытучы алкышлый; укытучыныкы дөрес булса төркем алкышлый.

1 нче төркемгә:

Санның 5 төркемчәсе бар.

Санның 7 төркемчәсе бар.

Санның 6 төркемчәсе бар.

2 нче төркемгә:

Ясалышы буенча сан 2 төрле була.

Ясалышы буенча сан 5 төрле була.

Ясалышы буенча сан 4 төрле була.

3 нче төркемгә:

Сан ачыклап килгән сүз саналмыш дип атала.

Сан ачыклап килгән сүз санагыч дип атала.

Сан ачыклап килгән сүз алмашлык дип атала.

4 нче төркемгә:

Саналмышсыз килгәндә сан исемләшә.

Саналмыш белән килгәндә сан исемләшә.

Сан беркайчан да исемләшми.

5 нче төркемгә:

Саннар сүзләр белән языла.

Саннар цифрлар белән языла.

Саннар сүзләр белән дә, цифрлар белән дә языла.

9)      “ Даталарны таны” уены.

            1.     1886-1913 – Г.Тукай яшәгән еллар

            2.     21 февраль – Халыкара туган тел көне

            3.      1941-1945 – Бөек Ватан сугышы.

            4.       2015 – Парклар һәм скверлар  елы. Актанышта ничә парк бар? Ниндиләр?

            5.     70 – Бөек Җиңүгә 70 ел.

            Бөек Ватан сугышы темасына рәсем.

Әйе, быел Бөек Җиңүгә 72 ел тула. Җиңү яулау бик авыр бирелгәнен без беләбез, халкыбыз бу җиңүгә зур өлеш кертте.

Өй эше сезгә мондыйрак була:

1а. Җиңүгә 71 ел уңаеннан “Алар Җиңү китерде” дигән темага 70 сүздән ким булмаган хикәя язып килергә.(Самэри )

2в. Исемнәренә саннар кергән Бөек Ватан сугышына   багышланган әсәрләрне язып килергә.

10) Тест буенча эш

1.         Сан нинди  сорауларга җавап бирә?

 а) кем? нәрсә?

 б) нинди?

 в) ничә? күпме?

 г) нишли? нишләде?

2.         Сан белән ачыкланган исем:

  а) сыйфатланмыш дип атала;

  б) саналмыш дип атала;

  в) берничек тә аталмый;

  г) аныкламыш дип атала.

3.         Ясалышы ягыннан саннар:

        а) кыскартылма була;

        б) тамыр гына була;

        в) тамыр, кушма, тезмә, парлы була.

4.         Мәгънәләренә карап саннарны ничә төркемгә бүләләр?

        а) 4;

        б) 3;

        в) 5;

        г) 2.

5.         “ Җиде кат үлчә, бер тапкыр кис” мәкалендә җиде, бер саны:

  а) җыю саны;

  б) микъдар саны;

  в) тәртип саны;

  г) өлеш саны.

6.         “ Бер кыюны мең куркак та алыштыра алмый” мәкалендә бер, мең саннары:

  а) ия;

  б) аергыч;

  в) хәбәр;

  г) тәмамлык.

7.         Саннар җөмләдә ничә төрле җөмлә кисәге булып килә?

  а) бер төрле;

  б) ике төрле;

  в) күп төрле;

  г) биш төрле.

8.         Җыю саннарын әйтегез:

  а) борау, сорау;

  б) тау, бау;

  в) алтау, җидәү;

  г) җыю саннары юк

9.         Кайсы җөмләдә бүлем саны бар?

  а) иртәгә Илдус күлдә йөзәр;

  б) ул ел саен йөзәр төп помидор утырта;

  в) бер чокырда мең чокыр;

  г) йөзү ярышында унбиш кеше катнашты.

III. Йомгаклау.

Рефлексия.

Саннарны кабатлау, белемнәребезне  камилләштерү  юнәлешендә без сезнең белән максатчан эшләдек.  Игътибарыбызны экранга юнәлтәбез һәм  нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп,   җавап бирербез.

1.Предметның санын һәм исәбен белдереп килгән мөстәкыйль сүз төркеме … дип атала. 2.Сан белән ачыкланган исем ... дип йөртелә. 3.  Саннар ... һәм  ... белән белдерелә. 4.Саннар ясалышы ягыннан дүрт төргә бүленә: ..., ..., ..., ... . 5. Гарәп цифрларыннан соң килгән кушымчалар ... языла.  6. Саннар ... төркемчәгә бүленә..

Нәтиҗә.

Дәрес башында сез, укучылар, дәрескә максатлар куйган идегез. Нинди максатларга ирештек дип саныйсыз?

Саннар темасы буенча бик кызыклы, мәгълүматлы юл үттек. Киләчәктә бу белемнәрегезне тормышта дөрес файдаланырсыз дип ышанып калам. Уңышлар сезгә, укучылар.

72 слайд

- Укучылар, нинди бәйрәм якынлаша әле безнең? Тагын нинди зур бәйрәм булачак? 

 

- Әйдәгез әле, Ватанны саклаучылар көненә, Бөек Җиңү бәйрәменә һәм бүгенге дәрестә җиңүебез хөрмәтенә салют ясыйбыз.