Эш тәҗрибәсеннән

 

Актаныш районы Иске Айман төп гомуми белем бирү мәктәбе

                                         Фән: татар теле

                                   Сыйныф: 6

                                                 Форма: мастер класс

                                                       Укытучы: Г.В.Кашапова

 

 

Тема

 

Сан Төркемчәләре.. Микъдар саны

 

Максат

Сан төркемчәләре, микъдар саны турында төшенчә формалаштыру, микъдар санын дөрес язу, куллану күнекмәсе булдырырга ярдәм итү, фонетик, морфологик, синтаксик анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү, туган илгә аңлы, хөрмәтле һәм игелекле караш тәрбияләү

 

Предмет нәтиҗәләре

Метапредмет нәтиҗәләр

Шәхескә бәйле        нәтиҗәләр

 

Укучы өйрәнәчәк

Укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак

 

Саннарны тану, саннарның язуда цифр яки сүз белән белдерелүен белү. Микъдар саннарының язылышын, кулланылышын, җөмләдәге ролен үзләштерү. Сан төркемчәләрен аеру. Саннарга морфологик анализ ясау.

Сүзләрне төгәл, урынлы һәм сәнгатьле куллану ягыннан, үзеңнең һәм башкаларның сөйләмен дөрес бәяли белү, үз сөйләмеңдәге хаталарны тану һәм төзәтү.

Танып-белү күнекмәсе.

1. Логик фикерләү,  дөрес нәтиҗә һәм йомгак ясый белү.

2. Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны  үзгәртү һәм куллана белү

3. Схемаларын актив куллана белү .

Регулятив күнекмә.

1.   Эшчәнлектә   проблеманы аерып алу, аның чишелеш юлларын билгеләү .

2.Мөстәкыйль рәвештә максатка ирешү юлларын планлаштыра белү.

3.Үзгәреп торучы ситуацияләрдә үз гамәлләреңә төзәтмәләр кертә  белү.

4.Уку мәсьәләләренең дөреслегенә, аны чишкәндәге үз мөмкинлекләреңә бәя бирә  белү.

5. Уку һәм танып-белү процессында үзбәя, карар кабул итүне аңлы рәвештә сайлый белү

Коммуникатив күнекмә.

1. Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра белү.

2. Язма һәм телдән, монологик һәм контекст сөйләм төрләрен оста файдалана белү.

3.  Информацион-коммуникатив технологияләрне куллана белү

Башка кешегә, аның уй-фикеренә, дөньяга карашына, мәдәниятенә, теленә, диненә, гражданлык позициясенә (карашына) карата аңлы, хөрмәтле һәм игелекле караш. Башка кешеләр белән   диалог барышын оештыруга әзер булу.

Төп төшенчәләр

Сан, микъдар саны, җөмлә кисәге, аергыч, хәбәр, ия, хәл, тәмамлык, фонетик, морфологик, синтаксик анализ, хөкем йөртү характеры,

Оештыру

Предметара бәйләнеш

Эш формалары

Ресурслар

әдәбият, сәнгать, музыка, математика,

әйләнә-тирәне өйрәнү.

Индивидуаль,

фронталь,

төркемдә эш.

Дәреслек.

Презентация

Мотивация өчен сандык, үлчәү, сәгать, метр

                 

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

а) Уңай психологик халәт тудыру (1 слайд- «Мәктәп юлы»)

Укытучы. Укучылар, Сез мәктәпкә килгәндә, нинди кошларга игътибар иттегез? Саннар кулланып, җавап бирегез әле.

Көт. җ.: Бер кызылтүш миләш ботагында утыра иде. Унбишләп чәүкә баш очыннан очып үтте. Ике күгәрчен өй кыегында гөрләшә.

ә) белемнәрне тигезләү.

— Үткән дәрестә ни белән шөгыльләндек?

Көт. җ.: Үткән дәрестә без саннарның ясалышын   өйрәндек.  (Модель искә төшерелә)

Өй эшенең иҗади төрләрен тыңлау: 180 нче күнегү. Үзбәя.

     Укытучы  (Мотивация –сандык, үлчәү, сәгать, метр) (4 слайд)  Укучылар, бу предметларга карап ниләр әйтә аласыз?

Укучылар җавабы:  (Үлчәү өчен кулланылалар. Сандык әйберләр саклар өчен кулланыла. Аның эчендә кадерле әйберләрне саклыйбыз...)

Укытучы. Төрле җаваплар тыңланды, һәрберегез хаклы. Әйдәгез, алдагы схемага карыйк. (5слайд)

 72 нче бит. Таблица буенча эш. Саннарны тиешле баганага урнаштыру. Фикерләшеп, дәреснең УМ билгеләргә.

Көт. җ.: Сан төркемчәләре. Димәк, без бүген микъдар саны турында сөйләшербез.    Үзбәя.

Число, тема тактага һәм дәфтәрләргә языла.

II. УМ өлешләп чишү.

1.  Җөмләләрне укырга, саннарны, саналмышлары белән язарга. Алар нинди җөмлә кисәге булып килгән? Асларына сызарга.

(6,7,8 слайд) Тикшерү.

Көт. җ.: бер кыр казы (аергыч), ике аккош (аергыч), бер тургай (аергыч)

2. Ак битләрне бөкләп, ярты, икедән бер ... өлеш саннарын искә төшерү, микъдар саны булып килүләрен белү (9 слайд)  Үзбәя.

 3. Нәтиҗә, модель  (10слайд)

       микъдар саны

-предметларның төгәл исәбен белдерә;

- ничә, күпме, никадәр сорауларына җавап була;

- өлеш саннары да керә;

- исемне ачыклыйлар, җөмләдә аергыч була;

- фигыльне ачыкласа, хәл була;

- исемләшсә, исем билгеләрен ала, җөмләнең теләсә кайсы кисәге була;

- сыйфатны ачыкласа, аергыч була. Үзбәя.

4. Саннарны табарга, җөмләгә синтаксик анализ ясарга

Ил чикләре көтә,
Ике егет китә армиягә.
Берсе җырлый шашып, изүләрен ачып.
                                                                И.Юзеев

 (12 слайд)

5 Укытучы: Укучылар, кошлар белән егетләр арасында нинди уртаклык бар?

Көт. җавап: Кошлар да, егетләр дә туган яклары белән саубуллашалар.

Укытучы. Бу аерылуны нинди уен коралында уйнап  аңлатыр идегез?

Көт.җ.

6. Ял минуты

7. Берсе санына  морфологик, фонетик анализ.  Үзбәя. (13 слайд)

Фонетик анализ

Морфологик анализ

Бер-се (ябык, ачык иҗекләр)

1. Хәрефләр: б,е,р,с,е- 5

2.Авазлар: /бэрсэ /- 5

3.Сузык авазлар: /э/- нечкә, алгы рәт, урта күтәрелеш, иренләшмәгән, тавышлы аваз

Сүз син.з. буйсынган, рәт гармониясе, өлешчә редукция күренеше

4.Тартык авазлар:

/б/- яңгырау, парлы, ирен-ирен, йомык, шаулы-тавышлы аваз;

/р/- яңгырау, парсыз, сонор, тел алды, калтыраулы, шаулы-тавышлы аваз;

/c/- саңгырау, парлы, тел алды, өрелмәле, шаулы аваз.

 Тартыклар сузыкларга карап җайлашкан, аккомодация күренеше

5. е-/э/

 

Берсе- сан, микъдар саны, исемләшкән, баш килештә,  берлек санда, тамыр сан,тартым белән төрләнгән, җөмләдә ия була

 

  III. Рефлексия, бәяләү.

 

1.Йомгаклау ( Мотивация. Үлчәү, сәгать, метр, сандыкны тормыш, тема белән  бәйләү)

2. Гомуми бәя

3. Өйгә эш: 185,186,187 нче күнегүләрне язып эшләргә