Сайтыбызга рәхим итегез!

Эш тәҗрибәсеннән

 Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы, 

 Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты  укытучысы 

 

Татар теле, 6 нчы класс

Тема: “Сан “ темасын гомумиләштереп кабатлау.

Максат:1.Сан сүз төркеме турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау, системага салу; язма һәм телдән сөйләмдә саннарны грамоталы куллана белү.

2. Иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү, күзәтү, хәтерләү, игътибар итү сәләтен, чагыштыра, нәтиҗә ясый белү, дәлилли белү күнекмәләрен үстерү. 

3.Укучыларга тарихи мәгълүмат   бирү, татар милләтенең бөек   шәхесләре    белән кызыксындыру тәрбияләү.

4. Төркемнәрдә эшләү аша дуслык мөнәсәбәтләрен урнаштырырга булышу...

Тулы язма белән биредә таныша аласыз....

  Фаррахова Рузилә Рәсим кызы, 

Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Татар теле, 5нче сыйныф

Тема: Синоним һәм антоним сыйфатлар.

Максат: 1.Белем бирү максаты – сыйфат темасы буенча алдагы дәресләрдә алган белемнәрне искә төшерү, ныгыту, антоним һәм синоним сыйфатлар турында төшенчә бирү;

2. Фикер сәләтен үстерү максаты – укучыларның сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү, телдән һәм язма күнекмәләр белән антоним һәм синоним сыйфатлар турында белемнәрне ныгыту, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

3. Тәрбияви максат – аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү; дәрестә балаларның тиз һәм дөрес җавап бирүләренә ирешү...

Тулы язма белән биредә таныша аласыз... 

Нурлыгаянова Ләйлә Шәйхенур кызы,

Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Татар теле, 8нче сыйныф

Тема:  Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау.     

Максат:           

1. Иярченле кушма җөмләләрне мәгънә ягыннан аеру күнекмәләрен камилләштерү.

2. Материалны үзләштерүгә кызыксыну уяту.

3. Укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерү, аларда  игелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү.

4. Бөек мәгърифәтче Р.Фәхреддин турында мәгълүмат бирү...

Тулы язма белән биредә таныша аласыз...