Мирзаянова Лүзия Хәбибҗан кызы,

Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема. З. Бигиевнең “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” романында ялгышлар һәм язмышлар

Максат.Укучыларның әсәргә анализ ясау күнекмәләрен үстерү, әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләргә үз карашларын булдыру, логик фикерләү сәләтләрен, үз фикерләрен матур итеп сөйли, дәлилли белү күнекмәләрен үстерү.

Әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрнең хәзерге вакытта да мөһим булуына, актуальлегенә игътибар итү.

Укучыларда ата-анага миһербанлылык тәрбияләү.

Җиһазлау.1) 9 нчы сыйныф өчен дәреслек-хрестоматия;

2) З. Бигиев портреты, әсәрләреннән күргәзмә, слайдлар

Дәрескә эпиграф.

“Галим булмак җайлыдыр,

Адәм булмак читендер”.

                                                          Дәрес барыш

Оештыру.

Белемнәрне актуальлштерү.

Слайд №1. З. Бигиев портреты.

-         Укучылар, сезнең алдыгызда 19 нчы гасырның икенче яртысында иҗат иткән язучыларның берсе. Кем ул? Бу язучы турында нинди мәгълүматлар беләсез? (укучыларның җавабы)

-         Язучының туган елы, туган җире турында нинди мәгълүматлар билгеле?

-         Сезгә З. Бигиевнең кайларда белем алуы мәгълүм?

-Укучылар, язучының иҗаты турында сөйләшик әле. Аның әсәрләре күп булганмы, басылганмы?

Слайд№2 1.”Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә”(1887)

2. “Гөнаһе кәбаир” (1890)

3. “Мавәраэннәһердә сәяхәт”

4.”Мөртәт”

5.”Катыйлә” (“Үтерүче хатын”)

    Яңа дәреснең максатын укучыларга җиткерү.

-Укучылар, без бүген З. Бигиевнең “Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә “романындагы ялгышлар һәм язмышлар турында сөйләшербез.

-Әсәрл нинди жанрда язылган?

-Бу әсәр – детектив роман.

-Детектив әсәргә билгеләмә бирик әле.

-Детектив әсәрләр, җинаять һәм шуңа бәйләнешле серле хәлләрне тикшереп, чәбәләнгән төеннең җеп очын табуга, җинаятьне ачуга, гаеплене эзләүгә корылган була.”Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә” романы  - татар әдәбиятында беренче детектив роман                                                     .Күнекмәләрне ныгыту

-Ә хәзер романның сюжетын искә төшерик. (бер укучы җавап бирә)

Романның сюжеты нигезендә меңнәргә хуҗа булу өчен көрәшүчеләр күрсәтелә. Әсәр төп геройларның берсе булган Зөләйха исемле кызның серле үлеме белән башланып китә. Бу хәл күпләрне тетрәндерә һәм алдагы вакыйгалар үтерүчене эзләү барышында ачыла бара. Күп  кенә фактлар Зөләйха фаҗигасендә Казан сәүдәгәре Муса Салиховның гаепле булуын күрсәтә. Нәтиҗәдә егет 10 ел каторга хезмәтенә хөкем ителә. Әмма тикшерү барышында Мусаның үтерүче түгел икәнлеге ачыла.

-Әсәрнең эчтәлеге буенча тагын ниләр өсти аласыз?

Зөләйханы үтерүче дип Габденнасыйрдан да шикләнәләр, чөнки аның бүлмәсеннән револьвер табалар.  Ләкин Зөләйха Мусаның аны кияүгә алмаганын авыр кичерә һәм  үзен үзе атып үтерә.

-         Романның идеясен билгелик әле. (укучының җавабы)

Әсәрнең исеме үк аның төп темасын, идеясен билгели . Әсәр исеме “өлүф” сүзе белән башлана. Гарәп телендә бу сүз мең санының күплеген белдерә. Димәк, әсәрдә акча өчен, аңа хуҗа булу өчен көрәш турында сүз булачак. Беренче карашка романда сүз Хәдичә һәм Зөләйхаларның гүзәллекләре, мәхәббәт тарихлары турында бара кебек, ләкин әсәр белән тирәннәнрәк таныша төшкәч, акчаның җәмгыятьтә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, аларның чын йөзен билгеләүдә тоткан урыны турында баруы ачыклана.

Димәк, З. Бигиев үз әсәрендә укучыны ике төп мәсьәләгә юнәлтәсе килә: бер якта – акча-байлык, икенче якта – гүзәллек.

Гүзәллек һәм байлыкның бәрелешенә китергән сәбәпләрне ачыклау өчен әсәрдәге образларга тукталыйк.

-Зөләйха һәм Хәдичә образларын чагыштырыйк әле.

-Зөләйха нинди гаиләдән?

-Хәдичә нинди гаиләдән?

-Аларның белемнәре ничек?

-Алар арасында аерма нәрсәдә дип уйлыйсыз?

-         Әсәрдә Әхмәди бай кызы Хәдичә турында бик кыска сөйләнелә. Роман аның исеме белән аталса да, автор хикәяләү барышында аның портретын да, тулы характеристикасын да бирми. Әсәрдә реалистик күрсәтелгәнчә, Хәдичә үзенә үзе хуҗа түгел, ә Зөләйханың исә үз алдына куйган максаты бар: ул үзенә тугрылыклы, белемле иптәш сайларга омтыла. Үзенең мәхәббәте өчен көрәшә, ләкин кыенлыктан чыга алмыйча, үз-үзен һәлак итә.

-Зөләйханы фаҗигагә китергән сәбәпләрнең берсе нәрсә булыр?

-Кем соң ул Муса Салихов?

-Муса белән Зөләйханың Петербург һәм Казанда очрашу эпизодлары турында уйланыгыз. Һәр ике очракта геройларның рухи хәлен күз алдына китерегез һәм шул күренешне тасвирлап бирегез

-Габденнасыйр турында ниләр әйтеп була?

Аның әйләнә-тирәдәгеләргә булган чын  мөнәсәбәтен ачыклагыз.

Әсәрнең татар әдәбиятына алып килгән яңалыгы һәм әһәмияте нәрсәдә дип уйлыйсыз?

-Без катлаулы һәм кырыс заманда яшибез.Бөтен заманда да гаделлек макталган, ә әхлаксызлыкны гаепләгәннәр. Безнең көннәрдә дә әле явызлыкка каршы нык көрәш алып барырга туры килә.З. Бигиев  та мәңге актуаль булган проблеманы күтәрә. Ул – әхлак проблемасы. Укучылар, нәрсә соң ул әхлаклылык?

-         Ә нәрсә соң ул әхлаксызлык?                                                                                                                        Рефлексия

-Укучылар, романны укыгач, нинди хисләр кичердегез, әсәр безне нәрсәгә өйрәтә?

Укучылар, дәрестә бик матур, тулы җаваплар бирдегез. Булдырдыгыз, рәхмәт сезгә.

Укучыларның белемнәрен бәяләү