Эш тәҗрибәсеннән

Тема: Г.Ахунов. «Артышлы тау буенда» әсәрендә Хәсән образы.

Максат: 1. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

2.  «Артышлы тау буенда» повестен өйрәнү барышында Хәсән образына характеристика бирү.

3. Туган як табигатенең матурлыгын күрә белергә өйрәтү, аңа мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: Г.Ахуновның портреты, китаплары күргәзмәсе, компьютерлар, 

 Кулланылган структуралар: ТЭЙК ОФ– ТАЧ ДАУН , ТИК- ТЭК- ТОУ, ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР.

Дәрес барышы.

I.Оештыру.

Укытучы: Хәерле көн, кадерле укучылар! (Дежур укучы җавап бирә).

Укытучы: Узган дәрестә өй эше итеп “Артышлы тау буенда “ әсәрен укып, эчтәлеген сөйли өйрәнү иде.

1.Укучылар җавабы тыңлана, 1 укучы эчтәлекне искә төшерә

2. ТЭЙК ОФ –ТАЧ ДАУН  (бас, – утыр) (Сораулар кабатлау буенча)

II.Төп өлеш. Яңа теманы аңлату.

Укытучы: Бүгенге дәрестә без Татарстанның халык язучысы Гариф ага Ахунов иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез, Хәсән образына бәяләмә бирербез. Әдәбият дәфтәрләрен ачып, числоны һәм теманы язып куйыйк.

(Дәфтәрләргә язу).

Укытучы:  Укучылар, хәзер кайбер фоторәсемнәр карап үтәрбез. (Фоторәсемнәрдән әсәрдәге вакыйгаларга якын килгәннәрен сайлап алу. Ни өчен сайлаганын аңлатып нәтиҗәләр ясау)

 Укытучы:  Г.Ахуновның менә шундый матур сүзләре бар: «Дөньяда ике могҗиза бар – берсе – Чишмә, икенчесе - Әлифба». Хактан да, бик мәгънәле сүзләр бит. Чөнки Чишмә һәм Әлифба – зур юлларның башы. Елга, диңгез, океаннарның башы чишмәдә булса, бөек зат – кешенең олы юл башы әлифбада. Кеше белем иленә юлын әлифбадан башлый һәм күп могҗизалар тудыра.

         Укытучы:  Ә хәзер, укучылар, бераз ял итеп, бераз хыялга бирелеп алыйк. Хәсән безне кунакка чакырган...( Аудиоязма буенча физминутка – Фолоу зе лидер структурасы)

Укытучы:   Менә без Кәлимәт буендагы җәйге болынга да барып килдек. Эшебезне дәвам итәбез

Сүзлек өстендә эшләү.

·        кырыкмыш – бер яшь тулып икенче яшькә чыккан һәм, гадәттә, ялы, койрыгы кырылган тай.

·        чөлдерек – камыт бавы.

·        мүкәләп – тезләр һәм куллар ярдәмендә бару.

·        тышау – ат яки башка хайван еракка китмәсен өчен, алгы аякларын бер-берсенә бәйли торган бау.

 Укытучы:   Укучылар, әйтегез әле, бу бүлектә сүз кем турында бара? (Жавап: Хәсән исемле малай турында).

Укытучы:  Аңа ни өчен кушамат та тагылган?  (Жавап: Атларны яраткан өчен).

Укытучы:  Кушаматы нинди? (Жавап: Ат чебене).

Укытучы:  Вакыйга кайда бара? (Жавап: Авылда).

Укытучы:  Авылның исеме нинди? (Жавап: Кәлимәт).

Укытучы:  Авылның табигате нинди? (Жавап: матур, болыннар бар).

Укытучы:   Чыннан да, авылның табигате искитмәле. Ә сез туган як матурлыгы дигән төшенчәне ничек аңлыйсыз? Аңа нәрсәләр керә? (Укучылар җавап бирә).

Укытучы:  Табигатьнең матур булуы кемнәрдән тора? Матурлыкны саклар өчен нишләргә кирәк? (Укучылар җавап бирә).

Укытучы:  Хәсән күп вакытын кайда үткәрә? (Җавап: болында).

Укытучы:  Ул анда нишли? (Җавап: атлар саклый).

Укытучы:  Беркөнне нинди хәл килеп чыга? (Җавап: Атларны саклаганда яшенле яңгыр килә, Хәсән атларны алып кайтканда егылып төшә һәм аңын югалта).

(Тактадагы күрсәтмә материал буенча Хәсәннең характер сыйфатларын анализлау)

Укытучы:   Яхшы, укучылар. Ә хәзер, әйдәгез, вакыйгаларны тагын да яхшырак күзаллау өчен әсәрдән өзек тыңлыйк. (Аудиоязма тыңлана,  Хәсәннең характерын ача торган урыннар билгеләнә)

III. Ныгыту. ТИК- ТЭК- ТОУ структурасы белән эшләү.

(9 карточкага әсәрдән таныш сүзләр кертелә, укытучы тәкъдиме белән җөмләләр төзелә)

1. Укытучы:   Укучылар, шулай итеп бүгенге дәрестә без нәрсәләр белдек? (Укучылар җавап бирә).

Укытучы:   Яхшы. Әсәрне өйрәнүне алдагы дәресләрдә дәвам итәрбез. Ә хәзер өйгә эш алыйк.

IV. Өй эше бирү.

 Укытучы:  1. Дәреслектәге өзекләрдән чыгып Хәсәннең портретын ясарга.

2. Сөйли өйрәнергә.

V. Йомгаклау.

Укытучы:   Укучылар, бүгенге дәрестә актив катнашканнарга билгеләр куям. (Билгеләр куела). Дәрес тәмам, саубулыгыз.