Эш тәҗрибәсеннән

Әдәбият

      Камаева Эльмира Рөстәмовна,  Актаныш   муниципаль районы  “Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле икенче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе “   укытучысы

 

 

1.     Тема.                Туган ягым – горурлыгым.

2.     Максат:         Туган якның изгелеген аңлый белү, Актанышның үткәне,  бүгенгесе  белән кызыксыну уяту, белемнәрен киңәйтү һәм   тирәнәйтү; Актаныш ягыннан чыккан күренекле шәхесләр белән   горурлану, аларны ихтирам итү хисе тәрбияләү;  укучыларда үзләренең дә Актанышыбыз, илебез язмышын ышанып тапшырырдай шәхесләр булып үсеп җитүләренә омтылыш булдыру.

3.     Үткәрү формасы: класстан тыш уку дәресе.

4.     Яшь үзенчәлеге: 7 нче сыйныфлар өчен.

5.     Җиһазлау.

1.   Татарстан Республикасы һәм Актаныш турында язылган, Актаныш язучыларының һәм шагыйрьләренең китаплар күргәзмәсе.

2.   “21 нче гасырда Казан”, “Шушы яктан, шушы туфрактан без”, “Саннар һәм фактлар” стендлары.

3.   Туган як турында плакатларга язылган шигырьләр тупланмасы.

4.   Актаныш табигатенә багышланган презентация.

5.   Актаныш турында видеоязма.

6.   Магнитофон язмасы: Ә. Авзалова башкаруында “Сагынам, дускай, илкәйне” җыры.

7.   Казан шәһәре, Актаныш карталары.

8.   Кроссворд.

6.     Әзерлек эшләре:

1.     Балаларны төркемнәргә бүләргә.

2.     ТР турында мәгълүматлар тупларга.

3.     “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән “Риваять” сүзенең мәгънәсен карарга.

4.     Туган як турында җырлар, шигырьләр өйрәнергә, рәсемнәр ясарга, инша язарга.

7.     Эчтәлек.

Дәрес планы.

1.     Туган як турында әңгәмә.

2.     ТР на багышланган викторина.

3.     Актаныш – аккошлар иле.

4.     Иҗади эш.

Дәрес эшкәртмәсе Ә. З. Рәхимовның үстерелешле укыту технологиясе нигезендә төзелде.

Укучылар төркемнәргә бүленеп утыра.

   Дәрес барышы.

-         Исәнмесез, укучылар. Дәресебезне башлыйбыз. Кәефләрегез ничек? Бер-берегезгә хәерле көн, нәтиҗәле эш сәгате теләп, елмаешып алыйк. Утырыгыз.

(Шулчак  ишектән китаплар күтәргән Алсу керә)

-         Гафу итегез, китап кибетендә йөреп соңга калганмын. Күрәсезме, күпме яңа китап миндә. Аларның барысы да Актанышка багышланган.

-         Китапларны бик урынлы алгансың, Алсу. Алар безгә кирәк булачак. Чөнки без бүген туган як турында сөйләшербез. Әйдә, иптәшләреңне дә кызыктырып, без аларга реклама ясыйк.

(Алсу китапларын күргәзмәгә куя. Ике укучы Н. Исәнбәтнең “Өч матур сүз” шигырен укыйлар.)

-         Әйт миңа син бер матур сүз,

Уйлап әйт тик , бәбкәем.

-     Мин яраткан иң яраткан

Ул матур сүз:

                    - Әнкәем!

- Бар тагын бер бик матур сүз

Бергә-бергә әйткәнең.

-Бергә әйткән ул матур сүз:

                       -Әткәем дә Әнкәем!

 

-Бар өченче бер матур сүз,

-Улмы? Ул сүз:

- Илкәем,

               Төп бабамнар йортыдыр бу,

               Илкәем – үз җиркәем!

 

-         Укучылыр, бу шигырьдә сүз нәрсә турында бара? Ни өчен шагыйрь безгә иң кадерле, хөрмәтле кешеләребез - әти-әниләребез белән беррәттән туган ил сүзен дә куйды икән?

(Кеше өчен туган җир, туган ил, газиз әти-әниләребез кебек үк, бер генә.)

 

-         Нинди җирне без туган як дибез?

(Туган як ул – безнең өебез, ишегалдыбыз, бәрәңге бакчабыз, челтерәп аккан чишмәләребез, авылыбыз, районыбыз, республикабыз.)

 

Укытучы тулыландыра:

-         Туган як һәркем өчен яшәргә көч һәм дәрт бирүче, иҗат итәргә илһам чыгынагы булган. Әдипләр, композиторлар туган җиргә багышлап үзләренең иң яхшы әсәрләрен иҗат иткәннәр.

Адәм баласы кай тарафларда гына йөрсә дә, кайда гына яшәсә дә - аның уенда, йөрәгендә һәрчак кендек каны тамган газиз туган иле, туган җире. Ул анда беренче авазларын әйткән, беренче адымнарын атлаган, анда газиз әти-әнисе.

 

Хәзер мин Татарстан Республикасына багышланган викторина уздырам. Сораулар авыр түгел. Җиңүче төркемне бүләк көтә.

 

Викторина сораулары.

1.     Татарстан кайчан төзелгән? (1920 елның 27 мае – Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелгән көн)

2.     Татарстанның мәйданы нинди? (Татарстанның мәйданы – 68 мең. кв. км.

3.     Татарстан нинди өлкәләр һәм республикалар белән чикләнгән? (Татарстан Чувашия, Мари, Удмуртия, Башкортстан республикалары һәм Киров, Оренбург, Самара, Ульяновск өлкәләре белән чиктәш.

4.     Промышленностьның нинди тармаклары буенча хәзерге вакытта Татарстан алдынгы урыннарның берсендә тора? (Нефть чыгару, машина  төзелеше, нефтехимия, кино һәм фотопленка, фотожелатин, мех әйберләре һәм киез аяк киемнәре эшләп чыгару буенча Татарстан илебездә алдынгы урыннарның берсендә тора.)

5.     Татарстанны кайчакта 4 елга иле дип тә йөртәләр. Алар нинди елгалар? (Идел, Кама, Агыйдел һәм Вятка)

6.     Нинди татар язучыларын һәм шагыйрьләрен беләсез? (Г. Ибраһимов, М. Җәлил, Г. Тукай, Г. Камал, Һ. Такташ, Ш. Камал һ. б.)

7.     Татар композиторларыннан кемнәрне беләсез? (С. Сәйдәшев, Җ. Фәйзи, Н. Җиһанов, Р. Яхин, Ф. Яруллин һ. б.)

8.     Казанда нинди музейлар һәм күргәзмәләр бар? (Казанда: университеттагы В. И. Ленинның музей-аудиториясе,  В. И. Ленинның музей-йорты, Татарстанның крайны өйрәнү дәүләт музее, А. М. Горький музее, Г. Тукай музее, Ш. Камалның музей-йорты, рәссамнар йортының күргәзмә залы, планетарий, зоопарк, университетның этнография, зоология һәм геология музейлары бар.)

9.     ТР гимнының авторлары кем? ( Рамазан Байтимеров, Рөстәм Яхин.)

10.                      Татарстан урманнарында очрый торган төп агач төрләрен сана. (Ылыслы урманнарда  чыршы, ак чыршы һәм нарат үсә. Ара-тирә яфраклылардан каен, усак һ. б. агачлар да очрый. Яфраклы урманнарда имән, юкә, өрәңге, карагай, тополь, каен, тал агачлары үсә.)

11.                      ТР ның Президенты кем? ( Миннеханов Рөстәм Нургали улы.)

12.                      Татарстанда ничә шәһәр бар? Зур шәһәрләрне санап чык. (20 шәһәр бар. Болар: Казан, Бөгелмә, Зеленодольск (Яшел Үзән), Әлмәт, Лениногорск, Чистай, Алабуга, Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә, Норлат, Буа, Азнакай, Мамадыш, Тәтеш, Болгар, Әгерҗе, Менделеевск, Баулы, Зәй.

 

(Укучыларга 2002 елда чыккан “Туган җирем – Татарстан” китабы тәкъдим ителә һәм җиңүче төркемгә бирелә.)

 

-         Башкалабыз Казан нинди шәһәр? ( Бик борынгы шәһәр. Аңа 1011  яшь).

-         Әйе, Казанга 1005 елда нигез салынган. Шушы дәвер эчендә Казан катлаулы һәм тарихи вакыйгалар кичергән. Аның мәйданы 324,5 кв. км. Бүгенге көндә анда 1,2 млн. кеше яши. Ул 7 административ районга бүленгән. (Казан картасыннан күрсәтелә).

(“Казан 21 нче гасырда” стенды эленә. Төркемнәрдә сөйләшү: элеккеге биналар хәзер дә сакланган, кайберләре торгызыла, реставрацияләнә. Яңа биналар төзелә. Казан көннән-көн үсә, матурая.)

 

-         Хәзер башкалабыздан туган ягыбыз Актанышка юл тотыйк. (З. Хәйретдинов көенә “Актанышым – мактанычым” җырының беренче куплеты бергәләп башкарыла.)

Актаныштан кояш чыга-

Күтәрелә югары.

Синдәй, Сөндәй җир-суларны

Минем күргән юк әле...

 

-         Сез ничек уйлыйсыз, Актанышыбызга ни өчен шундый исем кушканнар икән? Хәзер без төркемнәрдә бергәләп кроссворд чишәрбез. Сорауларга төгәл җавап бирә алсагыз, вертикаль баганада безгә кирәк төшенчә килеп чыгар.

 

Кроссворд.

 

 

 

 

 

1

 

 

 

 

 

 

 

 

2

 

 

 

 

 

 

 

 

3

 

 

 

 

 

 

 

4

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

5

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

6

 

 

 

 

 

 

 

 

 

7

 

 

 

 

Түбәндәге табышмаклар укыла:

1.     Бакчабызны тычканнардан,

Корткычлардан саклый ул.

Энәләре күп булса да,

Беркемгә дә сатмый ул.                           (Керпе.)

 

2.     Гел сыер инде үзе,

Тик тармаклы мөгезе.                    (Поши.)

 

3.     Бөтен халыкта да бар ул,

Ансыз уку, язу юк.

Тәртибен бутый күрмәгез,

Ансы мөһим шулай ук.                            (Алфавит.)

 

4.     Барысы дүрт кыл анда,

Сызган чакта моңлана.                            (Скрипка.)

 

5.     Гармуннарның патшасы мин,

Телләрем йөздән артык.

Яшьләр кулында йөримен,

Тиз генә килмәс картлык.              (Баян.)

 

6.     Агачлардан агачларга

Мин бик оста сикерәм.

Чикләвекләр, нарат күркәсе

Ашап кына көн күрәм.                            (Тиен.)

 

7.     Баш хәрефем юк минем,

Аваз да белдермимен.                    ( Ь билгесе.)

 

( “Риваять” сүзе килеп чыга.)

 

 

-         Нәрсә ул риваять?

(Борынгылардан, буыннан-буынга сөйләнеп, күчеп килгән хикәя, тарих)

 

-Актаныш турында берсеннән-берсе мавыктыргыч риваятьләр сөйләнә. Ниндиләрен ишеткәнегез бар? (Төркемнәрдә сөйләшү.)

 

1.     Авыл аша аккан елгада су тегермәне булып, шактый тирән генә буасы да була. Менә шул буада, су коенган вакытта “Актаныш” кушаматлы малай суга батып үлә. Елгага Актаныш исеме кушыла. Озакламый авыл да Актаныш дип атала башлый.

2.     Имеш, Актаныш төбәге кайчандыр аккошлар иле булган. Авыл шуңа Актаныш дип аталган.

3.     Авыл аша кечкенә генә инеш агуы, аның суының саф, чиста булуы, хәтта төбендәге ташлар күренеп торуы әйтелә. Кешеләр бу инешкә сокланып: “Ак инеш”, “Акты инеш”, - дия торган булганнар. Шуннан инеш Актанышка әйләнеп, авыл да шулай әйтелә башлаган.

4.     Имеш, бер гаиләгә ерактан танышлары кунакка килә. Аны капка төбендә хуҗаның малае каршы ала. Килгән кеше каладан булып, ак йөзле була. Малай әтисе янына барып, аны ак танышы чакыруын әйтә. Әтисе янындагылар көлешәләр һәм малайга “Актаныш” дигән кушамат беркеп кала.

 

Эпиграф итеп китерелгән шигырь юллары укыла:

 

Гербында Ак барстан,

Картада Актаныштан

Башлана Татарстан.

 

- Киңәшегез: Фәнәвис Дәүләтбаев ни өчен шулай дигән?

- Чөнки районыбыз Татарстанның иң көнчыгышында урнашкан, иң ерак район. Җөмһүриятебез күгендә кояшның тәүге нурлары Актанышта кабына.

- Әйе, укучылар. Биредәге халык, 3 сәгать поясы кисешкән урында яшәгәнлектән, башка татарстанлылардан ике сәгать алданрак аягына киенә.

 

Ә хәзер игътибарыгызны кайбер саннарга юнәлтәсем килә. (“Саннар һәм фактлар” стенды эленә.)

- Район 1930 елның 20 августында төзелә, үзәге – Актаныш авылы. 1963 елның 1 февралендә Минзәлә колхоз-совхоз территориаль-производство идарәсе составына кушыла, ә 1965 елның 12 гыйнварыннан кабаттан оештырыла.

Актаныш нигездә авыл хуҗалыгы районы. 2037,8 кв. км. мәйдан били. Шуның 109882 гектарын авыл хуҗалыгы, 97,2 мең гектарын сөрү җирләре тәшкил итә, ә бөтен җирнең 8,9 % урман-куаклыклар алып тора.

Биредә 33869 кеше яши, шуның 98,07 % татарлар, 1,83 % марилар, калган өлешен руслар, башкортлар һәм башка халык вакилләре тәшкил итә.

Җирләре дулкынлы тигезлектә урнашкан. Ком, ташлы ком, торф ятмалары бар. Соңгы елларда алтын барлыгы беленде. Нефть чыгарыла. (Актаныш картасыннан күрсәтелә.)

-         Актанышыбызны нәрсә күркәм итә?

-         Иң беренче үзенчәлекле ягы – аның табигате. Мәгърур Урал таулары итәгеннән ургылып чыккан Агыйдел безнең якларга җиткәч, тагын да җәелебрәк, иркенләбрәк ага. Дулкыннары Актанышыбызның йөз чакрымлы бормалы чикләрен иркәли. Агыйдел Камага коя, Ык һәм Сөн елгалары ага. Таулары, җиләкле урманнары, кырлары, болыннары, күлләре... Искитмәле гүзәллек!

Безнең якларга килгән кеше моңа сокланмыйча, йөрәгенә дәрт, илһам алмыйча китә микән?

(Видеостенада Актаныш табигатенең фотолары күрсәтелә. Күлләрнең атамалары: Әтер күл, Киндер күл, Куаклы күл һ. б. Кушылдык елгалары: Тыңламас, Баҗана, Сикия, Калмыя һ. б. Көләгеш сазлыгы һ. б. Чишмәләре: Хәмит Чишмәсе, Изгеләр чишмәсе һ. б. Янына эпиграф язылган.)

 

Актанышны яратмыйча,

Китми бездән беркем дә.

Аннары яши алмыйлар,

Актанышсыз бер көн дә.

 

(Р. Миңнуллин.)

 

-         Мин сезгә хәзер Актаныш буйлап экскурсиягә чыгарга тәкъдим итәм. Игътибар белән карагыз. (Укучылар видеоязма карыйлар.)

-         Иске Актаныш белән Яңа Актанышны чагыштырыгыз әле: алар кайсы яклары белән охшаш? Аермалы яклары бармы? (Төркемнәрдә сөйләшү: бөтен җирдә чисталык һәм тәртип, юллар асфальтланган. Барлык йортларга да газ кертелгән. Ә Яңа Актанышны калага тиңләп була. Промышленность предприятиеләре, оешмалар күп. Елдан-ел яңа биналар, торак йортлар калкып чыга.

-         Юлыбыз кайда туктады? (Җиңү паркында.)

-         Нинди урын бу? (Бөек Ватан сугышының авыр яралары актанышлылар күңелендә тирән уелып калган. Ил өчен көрәштә 7961 ир-егет, кызлар кайтмый калган. Алар хөрмәтенә паркта мәңгелек ут яна.)

-          Бөек Җиңүгә ничә ел? (71 ел тулды.)

-         Җиңү паркында нинди үзгәрешләр булды? (Реставрация эшләре, башкарылды, парк тагын да матурланды, яңарды.)

-         Актанышка багышлап язылган җырлар бик күп, сез үзегез дә аларны беләсездер. Кайберләрен җырлап күрсәтегез әле.

 

Катнаш вокаль ансамбле Актанышка багышланган җырлардан куплетлар башкара: халык җыры “Актаныш басмалары”, Х. Раяновның Р. Закиров сүзләренә “Актанышым”, Ә. Бакировның Ә. Рәшитов сүзләренә “Актаныш сылулары”, С. Садыйкованың М. Ногман сүзләренә “Актаныш таңнары”, Г. Сайфуллинның М. Хөсәен сүзләренә “Яңа Актаныш турында баллада”.

 

-Укучылар, Актаныш тагын кайсы ягы белән үзенчәлекле? Тактада язылган шигъри юлларны укыгыз әле.

 

Матурлары, батырлары белән

Гүзәллеге белән мактаныч.

Гомеремнең ак юл башы булган

Ак каеннар иле Актаныш.

 

Икмәкле җир - менә кайда хикмәт,

Хәзинәсе туган исемнең.

Актанышның һәр кешесе моңлы,

Үз көе бар хәтта җиленең.

 

-         Төркемнәрдә киңәшләшегез: кемнәр турында бу юллар? (Аның кешеләре турында.)

-         Актаныш ягыннан бик күп иҗат кешеләре, күренекле шәхесләр чыккан.

(Әңгәмә кабинеттагы “Шушы яктан, шушы туфрактан без” стенды янында дәвам итә. Алар түбәндәге тәртиптә урнаштырылган.)

 

1.     “Ул – безнең горурлыгыбыз” (М. Шәймиев турында.)

2.     “Алар дәүләт хезмәтендә” (Ш. Шәймәрданов, Р. Йосыпов, Ф. Мостафина, В. Вахитов һ. б.)

3.     “Журналист һәм мәдәният хезмәткәрләре” (Э. Закирова, Н. Гыйзатуллин, М. Мутин, З. Басыйров, Ә. Авзалова, А. Хөсәенов, Г. Фарухшин, Л. Муллагалиева һ. б.)

4.     “Шагыйрь һәм язучылар” (Г. Афзал, Н. Баян, Р. Ишморат, М. Разов, В. Имамов һ.б.)

5.     “Советлар Союзы Геройлары” (Б. Дәүләтов, Х. Заманов, Г. Минаев, С. Фадеев, Г. Һадимөхәммәтов.)

6.     “Социалистик Хезмәт Геройлары” (А. Сольников, Г. Латыйпов, С. Гыйльманов, З. Иманов.)

7.     “Без Агыйдел дулкыннарыннан” ( Р. Әхмәтова, Ә. Моталлапов, А. Афзалова һ. б.)

 

(Китап күргәзмәсе тәкъдим ителә. Анда 2000 нче елдан соң басылып чыккан Актаныш турында һәм язучы, шагыйрьләрнең китаплары куелган.)

 

-         Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Җирдә үзенең эзен калдырырга омтыла. Ләкин ул гомер буена гел үзенең туган ягында гына яши алмый. Киңәшегез: нинди очракларда ул туган ягыннан аерылырга мәҗбүр була? (Төркемнәрдә җаваплар тыңлана. Якташларыбызның да күбесенең читтә яшәүләре, иҗат итүләре әйтелә.)

-         Мирһади Разов якташларына болай эндәшә:

 

Актанышның юлларына

Кемнәр сипкән вак ташлар.

Чит җирләрдә хәл белешеп,

Яшик бергә якташлар.

 

Бер-беребезгә терәк булсак,

Ятлар безне какмаслар.

Актанышның данын яклап

Гомер итик, якташлар.

 

(Ә. Авзалова башкаруында “Сагынам, дуслар, илкәйне” җыры тыңлана.)

 

-         Әлфия апаның җырында нинди хис турында сүз бара? (Сагыну хисе.)

-         Сезнең үзегезнең сагыну хисе кичергәнегез бармы?

-         Әйе, ул иң татлы да, ләззәтле дә, газаплы һәм авыр хис. (Җаваплар тыңлана.)

-         Туган җирне, туган якны ярату, сагыну тойгысы кеше күңелендә бишек җыры белән бергә уянган иң гүзәл тойгыларның берсе. Бу тойгы кеше гомере узган саен үсә, көчәя бара.

 

Шуннан соң төркемнәргә телдән журнал чыгарырга кушыла. Журналга исемне халык мәкальләре арасыннан сайларга, анда инша, рәсем, үзләре язган шигырьләрен урнаштырырга кирәклеге әйтелә.

 

Татар халык мәкальләре.

 

1 нче төркем.

Ватаны юк – җыры юк сандугач.

Иле ныкның биле нык.

Илнең төтене дә тәмле һ. б.

 

2 нче төркем.

Туган илем – туган анам.

Ватан өчен җан фида.

Ватан барыннан да газиз.

 

3 нче төркем.

Туган илем – туган өем.

Читне макта – илеңдә тор.

Ил өстендә чыпчык үлми.

 

(Бераз вакыт бирелә, эшләр анализлана.)

 

-         Укучылар бүгенге дәрестә нәрсәләр белдек?

-         Туган як турында бик күп мәгълүмат алдык, белемнәрне барладык. Туган җирнең изге, кадерле булуы турында сөйләштек.

-         Туган ягыбыз турында без башка дәресләрдә дә сөйләшербез.

Яши-яши берәү дә үз гомеренә әйләнеп карамыйча булдыра алмый. Менә шул чагында үткәннәр өчен үкенерлек булмасын иде.

Җирдә яшәү шул дәрәҗәдә гүзәл, кеше дигән олы исемне йөртү – зур бәхет. Әти-әниләрегезгә, туганнарыгызга, бер-берегезгә, туган җирегезгә игелекләр генә кылып яшәгез. Илебезнең, Актанышның киләчәге сезнең кулда, балалар!

Дәрес бер укучының “Бу туган җир” (М. Разов) дигән шигырьне укуы белән тәмамлана. Бер укучы курайда уйный.

 

Кара туфрак. Яшел чирәм.

Алтын иген. Ипи исе.

Бу туган җир .

Иң кадерле, иң бөек.

Һәм изге җисем.

 

Бу – туган җир. Аңлый алган

Гомерләрнең бөтен гамен,

Күңелләрдә кояш итеп

Һәркем йөртә аның ямен.

 

Бу – туган җир,

Шатланучы

Безнең нәни сөенечкә

Яхшы булмый мөмкинме соң,

Шундый җирдә туып үс тә?!

 

Бу – туган җир. Кеше иткән,

Йөрәкләргә моңнар биргән.

Гомер буе аерылмас

Бала бит без туган җирдән.

 

8.     Көтелгән нәтиҗә.

1.     Тәрбияле, әдәпле, кешелекле шәхес тәрбияләү.

2.     Туган илнең, туган якның тарихын өйрәнергә омтылучы, үз халкының мәнфәгатьләре өчен янып-көеп йөрергә сәләтле шәхес тәрбияләү.

3.     Балаларны тирә-юньгә, табигатькә яшәешкә кирәкле булырдай итеп үстерү.

9.     Кулланылган әдәбият:

1.     М. Әхмәтҗанов. Очты, очты... –Казан, 2000.

2.     Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр. – Казан, 1987.

3.     Ф. Моратов, Й.Хуҗин. Актаныш – туган җирем. -Идел-Пресс. Казан, 2003.

4.     И. Хәмитов төзүендә. Туган җирем Татарстан. – Яр Чаллы, 2002.

5.     М. Разов. Җиләкле җәй. -Яр Чаллы, 2003.