Сайтыбызга рәхим итегез!

3.10.2017

Бездә кунаклар

Башкортстан Республикасы Илеш районы мәгариф хезмәткәрләре ветераннары Актаныш районы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында кунакта.

4.09.2017

III Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесе

 

 

III Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесе Татарстан Язучылар берлеге һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан, "Белем.ру" порталы мөмкинлекләрен кулланып күп санлы иганәчеләр ярдәме белән оештырыла.

Тулы язма белән биредә таныша аласыз:  belem.ru

1.09.2017

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның Белем Көне уңаеннан котлавы

Кадерле балалар, укучылар һәм студентлар! Хөрмәтле мөгаллимнәр һәм әти-әниләр!

Сезне чын күңелдән Белем  бәйрәме белән котлыйм һәм Яңа уку елына  иң изге теләкләрне юллыйм!

Әйтергә кирәк, узган уку елы Татарстан Республикасы мәгариф системасы өчен уңышлы булды. Чыгарылыш сыйныф укучыларының 2016 ел белән чагыштырганда, БДИ нәтиҗәләре һәм югары балл җыючыларның саны артты.

Олимпиада хәрәкәтендә безнең республика Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән кала өченче позицияне били, өстәвенә, җиңүчеләр һәм призерлар саны сизелерлек артты. 2017 елда аларның саны 140 кешегә җитте.

Тулы язма: mon.tatarstan.ru

  Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Республика көне белән котлады

29.08.2017

Хөрмәтле татарстанлылар! Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән сезне Республика көне белән чын күңелдән котлыйм.

Әлеге бәйрәм республиканың күп милләтле халкы бердәмлеген, һәр кешенең туган якка эчкерсез мәхәббәтен, Татарстанның тарихи бердәмлеге һәм зур потенциалын тасвирлый.

Киләчәктә дә Татарстан бердәмлек атмосферасында, икътисад һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту өлкәсендә актив үсүенә һәм иң яхшы традицияләрне саклавына ышанам. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

ТР Премьер-министр урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры    Э.Н.Фәттахов                        Чыганак:    http://mon.tatarstan.ru                

 

1  2   3   4