Сайтыбызга рәхим итегез!

Яңалыклар

29.03.2017

Ачык ишекләр көне

М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте  18апрельдә  ачык ишекләр көне үткәрә. 6, 9нчы сыйныф укучылары әлеге чарага чакырыла. Укучыларга көллият турында, укырга керү тәртибе, студентлар тормышы турында мәгълүматлар биреләчәк.

Тулы язма белән биредә таныша аласыз:

Download
Минзаля.jpg
JPG Bild 583.0 KB

27.03.2017

Котлыйбыз!

 

Актаныш беренче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ленара Рафаэль кызы республикакүләм уздырылган  мастер- класс бәйгесендә "Йөрәгемне балаларга бирәм" номнациясендә ҖИҢҮЧЕ булды! Котлыйбыз!

20.03.2017

 Котлыйбыз!

13-17 март көннәрендә Казан шәһәрендә "Ел укытучысы - 2017" бәйгесенең республика этабы үтте. Әлеге чарада безнең район  данын Актанышның беренче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Рахманова Гөлнара Фәлгат кызы яклады. Гөлнара Фалгат кызы сынатмады - мактаулы 3 урынны яулады!!! Котлыйбыз! 

13.03.2017

Хөрмәтле татар теле һәм әдәбияты укытучылары!

     

         Татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен

татар әдәбиятыннан 1-11нче  сыйныфларда укырга тиешле әсәрләр исемлелеге  тәкъдим ителә. Ул Татарстан республикасы Фәннәр Академиясе һәм КФУ галимнәре тарафыннан   белем бирүнең федераль стандартларына нигезләнеп төзелгән. Әсәрләр исемлеге өч бүлектән тора. 

 

 

Тулы язма белән биредә таныша аласыз. 

7.03.2017

Бәйрәм белән !

Хөрмәтле хезмәттәшләребез!

Сезне язның тәүге бәйрәме – 8 Март Халыкара хатын кызлар көне белән тәбрик итәбез.Сезне әле күркәм бәйрәм белән чын күңелдән  котлыйбыз. Сезгә авыр һәм мактаулы эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаиләләрегездә иминлек телибез.

Хатын-кыз–ул тулы бер дөнья, аның куңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган.Сезнен тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якынарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белэн тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде. Котлы булсын бәйрәмегез!!!

21.02.2017

Туган тел көнендә Актанышта төбәкара фәнни семинар үтте

Бүген, 21 февраль - халыкара туган тел көнендә, йөзьеллык тарихы булган Актанышның  беренче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе кунаклар кабул итте. Биредә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  “Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында милли тәрбия” дип исемләнгән төбәкара фәнни семинары үтте.

 

Тулы язма: http://aktanysh-rt.ru 

20.02.2017

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары бәйге тотты

   2017 елның 15 февраль көнендә  “Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә Бөтенрәсәй күләмендә үткәрелә торган “Туган тел” мастер – класс бәйгесенең муниципаль этабы үткәрелде.

Бәйгедә барлыгы 14  мәктәптән 14 татар теле һәм әдәбияты  укытучысы катнашты. 1 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Ленара Рафаил кызы җиңүче дип табылды.

Фотомизгелләр

Download
мастер класс районный(1).pdf
Adobe Acrobat Dokument 173.0 KB

 15.02.2017

Татар әдәбиятыннан рнспублика олимпиадасы нәтиҗәләре

11-13 нче февраль көнне башкалабызда татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде. 1 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Энҗе Габдуллина, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатыннан 8 сыйныф укучысы  Галлямова Эльвина җиңүчеләр, 9 сыйныф укучылары Газизова Сөмбел, Рашитова  Алсу, 10 сыйныф укучылары Әһлетдинова Энҗе, Саматова Адилә, 11 сыйныф укучылары Сафина Айзәрә, Салахова Айсинә призерлар булдылар һәм диплом белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызны һәм аларның мөгаллимнәре  Галиева Ленара Рафаиль кызын, Әһлетдинова Ландыш Филүс кызын, Әминова Ләйсән Галиәкбәр кызын чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.

13.02.2017

Котлыйбыз 

    9-11 нче февраль көннәрендә Казан шәһәрендә  татар теленнән республика  олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Районыбыздан  “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия - интернат” укучылары  Вилданова Әдилә, Ваншина Алия, Исламова Алия һәм “Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле икенче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе ”ннән Вәлиева Гүзәл әлеге олимпиадада җиңү яулап кайттылар.  Укучыларны һәм аларның мөгаллимнәре Әминова Ләйсән Галиәкбәр кызын, Хафизова Тәнзилә Мөхәммәтгатуф кызын  ихлас күңелдән котлыйбыз.

 

.

9.02.2017

Актанышта ут күршеләр очрашты

    Актаныш Татарстаннан гына түгел, Башкортстан Республикасыннан да дәрәҗәле кунаклар кабул итте.  Районыбыз кунаклары Такталачык авылында Тимер һәм Илдархан, Мөхтәр Мутиннарны искә алу чарасында катнаштылар, Актанышыбызның күрке - "Туган як" музеенда булдылар, Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.  Соңрак очрашу район мәдәният йортында дәвам итте. Әлеге чарада районның татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучылары, мәктәп китапханәчеләре дә катнашты. Кунакларга  “Агыйдел” җыр һәм бию ансамле үзенең концертын  тәкъдим итте.        Фотомизгелләр

Март аенда укытучыларның һәм укучыларның IV республика конференциясе була

 

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Казан шәһәренең «Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия» гомум белем бирү учреҗдениесе белән берлектә күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, халык язучысы Туфан Габдулла улы...

Тулы язма: Белем.ру


      3     4