Эш тәҗрибәсеннән

Татар теле

Гаянова Фәндәлия Гильмегали кызы,

Татар Ямалы төп гомуми белем бирү  мәктәбенең 1 кв.категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Дәреснең темасы:Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Биография һәм автобиография.

Дәрес тибы: Катнаш дәрес. Эш кәгазьләрен өйрәтү.

Класс: 8

Дәреснең максаты:

1.     Укучыларны эш кәгазе буларак, биография һәм автобиография үрнәге белән таныштыру, язарга өйрәтү.

2.     Авылыбызның күренекле кешеләрененең тормышын һәм эшчәнлеген исләренә төшерү, алар белән горурлану хисе тәрбияләү.

3.     Дәрестә өйрәнелгән биография һәм автобияграфияне тормышта файдалана белергә өйрәтү.

Дәрескә җиһазлар:

“Эш кәгазьләре” стенды, “Актаныш таңнары” газеталары, биография һәм автобиография үрнәкләре; авылыбызның күренекле шәхесләренең биографияләре, аларның хезмәтләре; Татарстанның атказанган артисты, баянчы Кирам Сатиевның аудио кассетасы

Дәрес структурасы

I.                   Оештыру моменты

II.                Актуальләштерү

III.             Яна төшенчә һәм эш алымнары өстендә эш

IV.            Белемне гамәлдә куллануга өйрәтү

V.               Ныгыту

VI.            Йомгаклау этабы

VII.         Укучыларның әшләрен бәяләү

VIII.      Өй эше бирү

Дәрес барышы:

I.                   Оештыру моменты:

1.     Сәламләү

2.     Дежур укучы рапорты

3.     Уңай халәт булдыру

4.     Дәреснең максаты белән таныштыру

II.                Актуальләштерү:

1.     Сөйләм теле дәресләрендә өйрәнгән эш кәгазьләре турында искә төшерү;

2.     Эш кэгазьләре турында укытучының кереш сүзе:

Тормышта һәркем диярлек гариза, ышаныч кәгазе, белешмә, аңлатма язуы, башкарган эшең турында информация-отчёт, характеристика, биография, автобиография, беркетмә язу кебек эшләр белән очраша. Татар телендә рәсми эш кәгазьләре бик күптән барлыкка килгән. Мондый эш кәгазьләрен, без сезнең белән, дәрестә өйрәнелә торган материалларга бәйләп өйрәнәбез.

Укучылар! Узган сөйләм телен үстерү дәресендә мин сезгә өй эше биргән идем. Хәзер шуны карап китәбез.

3.     Өй эшен тикшерү:

-         Авылыбыздан чыккан күренекле кешеләрнең биографияләре белән укучылар таныштыра (аерым битләрдә)  (региональ компонентлар)

4.     Укытучының йомгаклау сүзе:

Шулай итеп, без үз авылыбызның күренекле кешеләре турында бик күп мәгълумат  белдек. Алар белән без хаклы рәвештә горурлана алабыз.

 

-Физкультминут:

 

III.             Яңа төшенчә һәм эш алымнары өстендә эш.

а) яңа термин белән таныштыру, билгеләмә бирү.

Автобиография (тәрҗемәи хәл).

Бу сүз өч грек сүзеннән барлыкка килгән: авто-үзем, био-тормыш, графо – язам, ягъни “үз тормышымны язам”,- дигән сүз.

Сүзләрнең һәр мәгънәсен дөрес аңлау өчен, төркемләп уен оештырып алабыз.

1нче төркем – авто тамыры белән сүзләр уйлый,

2нче төркем – био,

3нче төркем – графо тамыры белән.

 -Эшләрне тикшереп алабыз.

Автобиография кешенең үз кичерешләре, үз бәяләре һәм фикерләренә таянган булуы белән биографиядән аерылып тора.

Автобиография түбәндәге өлешләрдән тора:

1.     Документ исеме

2.     Эчтәлеге:

а) исеме, фамилиясе, атасының исеме (тулысынча)

б) туган урыны, вакыты (ел, ай, көн)

в) ата-анасы турында кыскача мәгълүмат;

г) эзлекле тәртиптә үзең турында мәгълүмат (укуың, эшең, белемең, башкарган җәмәгать эшең)

  3. Имза

    4. Документ язган көн

- Игътибарлыкка уен (тышта 3 укучы).

(“Әдәплелек дәресләре” китабыннан)

Автобиография кулдан языла. Бу документ укырга кергәндә, эшкә урнашканда кирәк.

Автобиография төрләре:

1.     Кирәкле документ

 

2.     Әдәби әсәр

 

IV.            Белемне гамәлдә куллануга өйрәтү:

а) Һәр укучы үзенең автобиографиясен яза.

б) Берничә укучы язган автобиографиясен кычкырып укый (җыеп алам)

      V. Ныгыту. Соруларга җаваплар:

1. Без бүген нинди яңа төшенчәләр алдык?

2. Аларның әһәмияте нәрсәдә?

VI.Йомгаклау этабы

VII. Укучыларның эшләрен бәяләү

VIII.Өй эше: эш кәгазе төрләрен язып килергә (Билетлар таратыла:берсе-бәхетле билет) Өй эше бирелми.