Эш тәҗрибәсеннән

Миназова Равия Җәмигънур кызы,

Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Татар теле, 7 нче сыйныф

Тема: Ияртүле бәйләнеш.

Максат:

Ияртүле бәйләнешне  формалаштыручы  грамматик  чараларны хәтердә калдырырга ярдәм итү;

Күзәтүчәнлекләрен,  фикерләү сәләтен, сөйләм телләрен үстерү;

Үз милләтең белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау:

Р.Г.Хасаншина,7 класс дәреслеге; компьютер,тест эше,проектор,Р.Фәйзуллин “Онытма син”шигыре

Дәрес тибы – уку мәсьәләсе кую һәм чишү

Дәрес барышы:

Мотивлаштыру – ориентлашу.

1.А) Уңай психологик халәт тудыру;

    Б) белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы: Үткән дәреснең УМ нинди иде?(Без үткән дәрестә сүзләр бәйләнеше турында сөйләштек.)Модельне искә төшерү.

2.Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыңлау.(82,83 күнегү)

3.УМ кую ситуациясе. Бирелгән җөмләдәге сүзләр нинди бәйләнешкә кергәннәр? Шуннан чыкып,дәрескә УМ билгеләү.ФИНК РАЙТ РАУНД РОБИН  структурасын куллану (уйла,яз, алмашлап фикер алыш)

Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк.

  Көт.җ.: Сүзләр ияртүле бәйләнешкә кергәннәр:

Үткәнен оныткан,оныткан халыкның,халыкның киләчәге. Димәк, без бүген ияртүле бәйләнеш турында сөйләшербез.

Тактага һәм дәфтәргә тема языла.

II.УМ өлешләп чишү.

 84 нче күнегү. Мисалларны күчереп язарга һәм ияртүле бәйләнеш булдыра торган  грамматик чараларны ачыкларга.

Үзбәя.

Модельләштерү. 85 күнегү. Белгәннәргә таянып һәм дәреслектәге белешмәдән файдаланып,ияртүле бәйләнеш турында модель төзү .Раунд Тэйблстуктурасын куллану (круг буенча 1 биткә җаваплар язу)

Физкультминут. Укучылар, күзләрегезне йомыгыз да, без сезнең белән сәяхәткә китәбез. ”Җиз кыңгырау моңнарында “ җырын тыңлау.

-Без, укытучылар, Болгарга экскурциягә бардык.Бай тарихлы Болгар җирендә күргәннәр белән сезне дә таныштырырга телим.  Бүгенге көндә дәXIII-XIV гасырда  төзелгән корылмаларны төзекләндерү эшләре бара. Болгар фонды белән кем җитәкчелек итә? ( М.Ш.Шәймиев җитәкчелек итә)

Слайдлар карау.

1.Коръән китабы саклана торган

2. Заказ  буенча  Италиядә эшләнгән Коръән китабы. “Иң зур Коръән китабы” дип Гиннеслар рекорды китабына кертелгән . Аның авырлыгы 800 кг.

3.Чиркәү

4. Ак мәчет

 Сәяхәтебезне  Р.Фәйзуллинның “Онытма син!”исемле шигыре белән тәмамлыйсы килә.

Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәнеңне онытма син!

Бел син ерак бабайларның
ничек итеп көн иткәнен,
ни иккәнен, ни чиккәнен,
нинди уйлар, нинди моңнар
безгә калдырып киткәнен.
Исеңдә тот, аларның син
сугышларда кан түккәнен,
Туган җирнең иреге өчен,
зинданнарда интеккәнен.

һәр нигезнең, һәр авылның,
һәр каланың үткәне бар...
Гыйбрәталырлыкмирасның
калганы бар, киткәне бар...

Горурсүзәйт, сорасалар:
ни кавемнән? Ниндиҗирдән?
Киләчәккәаеккарар
үзтарихынаныкбелгән!

Хәтерләүдәнкурыкмасин!
Ил үткәненонытмасин!

4. 86 күнегү. Күп нокталар урынына тиешле грамматик чараларны куеп,сүзләрне бәйләнешкә кертеп,текстны күчереп язарга.

Үзбәя.

5.Тест эшләү.

1. Сүзләр арасындагы тезүле бәйләнешне табыгыз:

  а) язгы көн

  б) уку башланды

  в) концерт булды

  г) килдек һәм күрдек

2. Хәбәрлекле мөнәсәбәтне табыгыз:

  А) безнең авыл

  Б) мәкаләне уку

 В) дустымны,Айратны

  Г) китап өстәлдә

3.Аныклаулы мөнәсәбәтне табарга:

  А) аны – якын дустымны

  Б) ябалак кар

  В) мактап әйтү

  Г) кайткач күрү

4.Сүзләр нинди мөнәсәбәттә тора?

Мактап сөйләү

Хәбәрлекле

Ачыклаулы

Аныклаулы

5.Сүзләр нинди мөнәсәбәттә тора?

Көн матур.

1) хәбәрлекле

2) ачыклаулы

3) аныклаулы

6.Сүзләр нинди мөнәсәбәттә тора?

Сыйныфташымны,Алсуны

Хәбәрлекле

Ачыклаулы

Аныклаулы

7.Сүзләр нинди мөнәсәбәттә тора?

Шәһәрләр,авыллар

Тезүле

Ияртүле

8.Сүзләр бәйләнеше нигезендә нинди синтаксик берәмлек барлыкка килә?

Суга бару

 сүзтезмә

  җөмлә

  Аныклагыч

9.Сүзләр бәйләнеше нигезендә нинди синтаксик берәмлек барлыкка килә?

Әни эштә

 сүзтезмә

җөмлә

аныклагыч

III.Рефлексия,бәяләү.

1.”Дәрескә нинди УМ куйган идек? Ниләр башкардык? Сорауларына җавап бирү.

2.Дәрескә гомуми бәя.

 

3.Өй эше: 87,88,89 күнегү