Эш тәҗрибәсеннән

Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Фаррахова Рузилә Рәсим кызы

Класс: 5

Тема: Синоним һәм антоним сыйфатлар.

Максат: 1.Белем бирү максаты – сыйфат темасы буенча алдагы дәресләрдә алган белемнәрне искә төшерү, ныгыту, антоним һәм синоним сыйфатлар турында төшенчә бирү;

2. Фикер сәләтен үстерү максаты – укучыларның сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү, телдән һәм язма күнекмәләр белән антоним һәм синоним сыйфатлар турында белемнәрне ныгыту, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

3. Тәрбияви максат – аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү; дәрестә балаларның тиз һәм дөрес җавап бирүләренә ирешү. 

Дәрес тибы:  яңа белемнәр формалаштыру дәресе.

Җиһазлау:дәреслек Р.Г.Хәсәншина 5 класс, карточкалар, презентация,табышмак, мәкальләр, Ф.Яруллин шигыре, тест биреме

Дәрес барышы

Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

-Дәресебезгә девиз алыйк. (Слайд №1)

                   Күтәрик егылган гөлләрне,

                   Матурлык калмасын басылып.

                   Яманлык җиңелсен дисәк без,

                   Яхшылык эшләргә ашыгыйк.Ф.Яруллин

-Ф.Яруллинның  әлеге шигырь юлларында нәрсә турында сүз бара?(яхшылык эшләү турында)

2. Өй эшләрен тикшерү

а) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ материалын кабатлау. (Сыйфат сүз төркеменең моделен искә төшерү, укучылар төркемнәрдә эшлиләр)

Сыйфатмөстәкыйль сүз төркеме,исемне ачыклый

 

мәгънәсе  ясалышытамыр, кушма, ясалма, тезмә

билгене белдерә

сораулары  җөмләдәге ф-циясеаергыч, хәбәр,

нинди, кайсы?дәрәҗәсе

гади, чагыштыру, артыклык, кимлек

-Укучылар, сез дөрес эшләгәнсезме, чагыштырыгыз, хаталарыгыз юкмы?  (Слайд№2)

 Алдагы  тест биремен һәр укучы үзе эшли һәм эшне үзе бәяли.

ә) тест биремнәрен үтәү (тикшерү- Слайд № 3,үзбәя)

б)  101 нче күнегү-иҗади бирем (дәфтәрләрне җыеп алу, тикшерү)

II.Уку мәсьәләсен кую 16 нчы бирем. Слайд №4

Нәни,  бәләкәй,кечкенә                          кечкенә-зур

Матур, чибәр, сылу                                 матур –ямьсез

Яхшы,әйбәт.                                            яхшы-начар

-Бу ике баганадагы сыйфатларның мәгънәләренә игътибар итегез дә нәтиҗә ясагыз. Бүген без нинди тема өйрәнәбез?

К.җ.: Беренче баганадагы сыйфатлар − үзара синоним, ә икенче баганадагылар  − антоним сыйфатлар. Без бүген синоним һәм антоним сыйфатлар турында сөйләшербез. Слайд №5

Уку мәсьәләсен чишү:Карточкалар буенча эш.

 -Сезнең алда сүзләр язылган карточкалар бар. Шул сүзләр арасыннан үзара мәгънәләре бер төрле булган сүзләрне генә билгеләгез.

Карточка№1 Куркак, кыю,  гайрәтле, тырыш, батыр.(индивидуаль эш)

                        Яхшы ,начар, явыз, әшәке.

-Нинди сүзләрне бергә тупладыгыз? Алар нәрсәләре буенча бер төрле? Эшләрне тикшереп карыйк.  

Слайд№6К.җ-мәгънәләре, билгеләре берүк.Мондый сыйфатларны синоним сыйфатлар дип атыйлар

-Нинди сүзләрегез артык? Ни өчен бу сүзләрдән аердыгыз?

К.җ- капма-каршы сыйфатлар

-Димәк, нинди сыйфатлар антоним була ала?

К.җ-Мәгънәләре капмпа-каршы сыйфатларантоним сыйфат була.(Рәвеш, фигыль сыйфат сүз төркеме антоним була ала.)

- Синоним һәм антоним сыйфатлар ни өчен кирәк дип уйлыйсыз?Слайд№7

II. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

1. Мәкальләр буенча эш. “Ахырын тап “уены.Слайд № 8,9

Укытучы: Әйдәгез әле  уен уйнап алыйк.  Бирелгән мәкальләрнең ахырын табабыз һәм бер мәкальнең мәгънәсен аңлатабыз(парлы эш)

Өең кысан булса да, күңелең  иркен булсын

Яхшы  тел  яз кебек, яман тел көз кебек

-Бу  мәкальләрдә нинди антоним сыйфатлар бар?

-Димәк,антонимнар күбрәк мәкальләрдә, табышмакларда кулланыла икән.

2. Ял минуты.    Туп белән уен  (сүзләрнең антонимнарын әйттерү)

Ялган-дөрес            Батыр-куркакМатур-ямьсез         Киң-тар  (һ.б)

3. Дәфтәрдә эш  (тактага һәм дәфтәрләргә тема, число  языла.)

а) 103 нче күнегү (укучылар җөмләләрне күчереп язалар, синоним һәм антоним сыйфатларны билгелиләр)  Слайд№ 10.

б)104 нче күнегү ( бирелгән сыйфатларга антонимнар уйлап язарга, тактада эш Слайд № 11төче – ачы  олы -  кече                 арзан - кыйбат           акыллы – акылсыз

в) 105 нче күнегү (төшеп калган хәрефләрне куялар ,орфограммаларның язылышын аңлаталар, калын хәрефләр белән бирелгән сыйфатларның синонимнарын табалар)

г) 106 нчы күнегү ( биремне телдән үтиләр, табышмакның җавабын табалар, антоним сыйфатларны билгелиләр)

 К.җ.: 1. Ак.(тактада эшләү) 2. Кара. (Яз көне кар белән җир) 3. Акылсыз. (Табышмак)

4.Слайд№12 -Әйдәгез әле тактада бирелгән сүзләрне укып, мәгънәләрен аңлатырга тырышыгыз.

сакаллы сабый ,     бай хәерче,     надан галим,     акыллы юләр

-Бу сүзтезмәләрнең үзенчәлеге нидә?

-Бу каршылыкка корылган сүзләр. Тел белемендә алрны оксюмороннар диләр. Әдипләр, язучылар, тел осталары, логик яктан үзара бәйләнешкә керә алмастай антонимнарны файдаланып, махсус сурәтләү чаралары тудыралар. Аларны сөйләмне җанландыру өчен кулланалар.Татар халык шагыйре Ш Галиев та “Әрнеттерә торган шатлыгым син, Сөенечләр биргән сагышым” –дип язган. Слайд№ 13

III. Рефлексия, бәяләү.

1.-Дәрестә нәрсә белән таныштык? Әйдәгез сыйфатның моделен тулыландырып куегыз .(синоним, антоним исемнәр белән тулыландыру)

2. Өй эше бирү 107 – 109 нчы күнегүләр.(өй эшләре аңлатып бирелә)

-Дәресебезнең девизына кире кайтыйк әле.  Шигырь юлларын укып чыгыгыз әле. Антонимнар бармы?(яхшы,яман)

-Бу сыйфатларның кайсын үзегездә булдырыр идегез?

-Яманлык җиңелсен дисәк, безгә яхшылык эшләргә, тормышта яхшы гамәлләр генә кылып яшәргә кирәк икән. Шул чакта гына кешедәге һәм табигатьтәге матурлык югалмас. Табигатькә, кешеләргә мәрхәмәтле булыйк, бер-беребезгә яхшылыклар гына эшлик.

 

Кулланылган материал

1.Дәреслек Р.Г.Хәсәншина 5 класс Казан 2015

2.Укытучылар өчен кулланма.Р.Г.Хәсәншина

3.Татар халык авыз иҗаты. Мәкальләр. Табышмаклар.

4.Татар теленең аңлатмалы сүзлеге

5.Ф.Яруллин, Ш Галиев шигырьләре