Эш тәҗрибәсеннән

Әхмәтова Зөлфия Назыйф кызы,

Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең  югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Татар теленнән ФДББС нигезендә төзелгән дәреснең технологик картасы

 

Тема

 

Синоним һәм антоним сыйфатлар.

Максат

1.Синоним һәм антоним сыйфатларның сөйләмдәге әһәмиятен ачыкларга ярдәм итү.

2. Телдән һәм язма сөйләмдә синоним һәм антоним сыйфатларныкуллану күнекмәсен үстерү.

3. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, үз-үзенә бәя бирү мөмкинлеген үстерү. Бер-береңә яхшы мөнәсәбәт  тәрбияләү өчен шартлар тудыру. Матурлыкны күрә белергә өйрәтү (эстетик тәрбия)

Предмет нәтиҗәләре

Метапредмет нәтиҗәләр

Шәхескә бәйле        нәтиҗәләр

Укучы өйрәнәчәк

Укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак

 Антоним һәм синоним сыйфатларны аеру.

 

Максатка ирешү юлларын мөстәкыйль планлаштыру,  танып белү һәм уку мәсьәләләрен чишүнең эффектив ысулларын аңлы рәвештә сайлап ала белү.

Танып-белү күнекмәсе.

1. Логик фикерләү, дөрес нәтиҗә һәм йомгак ясау.

2. Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны  куллана белү.

3.  Аңлап уку: текстта тасвирланган вакыйга, күренеш, процесслар арасындагы  элемтәне билгеләү.

4. Схемаларын актив куллана белү.

Регулятив күнекмә

1. Аерып алынган проблеманы мөстәкыйль хәл итү, рефлексия ясау.

2. Уку һәм танып-белү  гамәленең эффектив юлларын сайлап ала белү.

3.Тәкъдим ителгән шартлар һәм таләпләр рамкасында чынбарлыкны үзгәртүгә юнәлтелгән адымыңның ысулларын билгеләү.

4.Уку мәсьәләләрен чишкәндә үз мөмкинлекләреңә бәя бирә  белү.

5. Уку һәм танып-белү процессында үзбәя, карарны аңлы рәвештә сайлый белү.

Коммуникатив күнекмә.

1. Дәлилле итеп үз фикерен башкаларга җиткерә белү

2. Язма һәм телдән, монологик һәм контекст сөйләм төрләрен оста файдалана белү.

3. Информацион-коммуникатив технологияләр өлкәсендә компетентлыкны үстерү

Әйләнә-тирә дөньяны эстетик, эмоциональ кыйммәт аша күзаллау.

Төп төшенчәләр

Синоним, антоним, тиңдәш,контекстуаль, җөмлә кисәге, аергыч, хәбәр

Оештыру

Предметара бәйләнеш

Эш формалары

Ресурслар

әдәбият, сәнгать,

әйләнә - тирәне өйрәнү, биология

Индивидуаль,

фронталь,

Дәреслек.

Презентация

Мотивация (гөлләр)

               

Дәресбарышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

а) Уңайпсихологикхаләттудыру(1 слайд)

Укытучы. Укучылар, Сез мәктәпкә килгәндә, нинди матур әйберләр, күренешләргә игътибар иттегез?.

Көт. җ.: Сап-сары яфраклар, көзге җил, кызыл миләш. Каен сары шәлен ябынган...

Укытучы. Әйе, табигатьтә көз тантана итә. Ул сары, кызыл төсләргә бай.Ә шундый матурлыкны бары тик сыйфат сүз төркеме аша гына бирә алабыз. Өй эшләрен тикшерү барышында, бу матурлыкны җәйгә күчерик әле.

ә) белемнәрне тигезләү.

— Үткән дәрестә ни белән шөгыльләндек?

Көт. җ.: Үткән дәрестә без сыйфат дәрәҗәләре турында өйрәндек. (Модель искәтөшерелә.)

Өйэшенеңиҗадитөрләрентыңлау:ә) ∆ 136нчыкүнегү(сыйфат дәрәҗәләрен кулланып, чәчәкләр турында җөмләләр)Үзбәя.

     Укытучы   (Мотивация – чәчәкләргә күмелгән, чәчәксез гөл)(2 слайд)Укучылар, бу гөлләргә карап ниләр әйтә аласыз?

Укучылар җавабы...

Чәчәкле гөл матур, гүзәл, чибәр...       Чәчәкле-чәчәксез       Матур-ямьсез

Укытучы. Төрле җаваплар тыңланды, һәрберегез хаклы. Әйдәгез алдагы рәсемнәргә карыйк.  

УМ кую ситуациясе.(3 слайд) (4 слайд)

22 нче бирем. Җөмләләрне укырга. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең мәгънәләре хакында ни әйтергә мөмкин? Фикерләшеп, дәреснең УМ билгеләргә.

Көт. җ.: 1 нчеҗөмләдәгекалынхәрефләрбеләнбирелгәнсүзләр — синоним сыйфатлар. 2 нчеҗөмләдә антоним сыйфатларбирелгән. Димәк, без бүген синоним һәм антоним сыйфатлартурындасөйләшербез. Үзбәя.

Число, тема тактага һәм дәфтәрләргә языла. (5 слайд)

Синоним һәм антоним сыйфатларга билгеләмә бирелә

 

II. УМ өлешләп чишү.

(6 слайд)

1.137 нче күнегү. Җөмләләрне язарга, синоним сыйфатларны табарга. Алар нинди җөмлә кисәге булып килгән? Асларына сызарга. Беренче җөмләне бергәләп эшлибез

(7слайд)Тикшерү.Көт. җ.: 1. Авыр, куе, тирән (контекстуаль синонимнар) — тиңдәш аергычлар. 2. Гыйлемсез, фәнсез — тиңдәш аергычлар. 3. Ирекле, азат — тиңдәш хәбәрләр. 4. Пакь, саф  — аергычлар. 5. Зарлы, моңлы — тиңдәш аергычлар.  Үзбәя.

Ял итү.  Кем тизрәк матурлык тудыра? Открытка җыю   (8 слайд)

2.138 нче күнегү. Мәкальләрне укырга, мәгънәләрен аңла­тырга. Күп нокталар урынына төшеп калган антоним сыйфатларны өстәп язарга.

(9 слайд)Көт. җ.: 1. Надан. 2. Күңелсезгә. 3. Әрле. 4. Рәхимле. 5. Киңәшсез. 6. Эшсез. 7. Тәмсез. Үзбәя.

3.Тикшерү эше

1 дәрәҗә. Тикшерү инструменты- ачкыч.

Бәяләү:Хатасы булмаган эшкә- «5» ле, 1 хаталы эшкә- «4» ле,. 3  хаталы эшкә- «3» ле,  5 хаталы эшкә «2» ле куела.

139 нчы күнегү. Беренче баганадагы сыйфатларның икенче баганадан антоним пар­ларын табып язарга. (укучы эшләп бетергәч, 10 слайд ачыла, укучы үзе тикшерә)

Көт.җ.: Җылы – салкын, биек – тәбәнәк, куе яшел -  сыек яшел, тозсыз – тозлы, язгы – көзге, җимерек – төзек, таза – ябык, тышкы – эчке, яңа – иске, рәтле – рәтсез, ямьле – ямьсез, эре – вак, күтәренке – төшенке, ак – кара, караңгы – якты, тискәре – уңай, куркак – батыр, көндезге – кичке, аяз – болытлы, бүгенге – кичәге..

2 дәрәҗә Үзара антоним булган сыйфатлы исем сүзтезмәләр уйлап язарга (караңгы төн- якты көн)  Тикшерү коралы:ачкыч( ключ)

  5” ле – 0-1 хата

 “4” ле – 2-3 хата

 “3” ле –  4 хата

 “2” ле – 5 хата һәм күбрәк

3 дәрәҗә “Көз билгеләре” темасы астында антоним, синоним кулланып, 4 җөмләдән торган хикәя язарга (13 слайдны ачып куярга була)

Тикшкерү коралы:аналитик, максималь балл-

1 Үз фикерен белдерү (максималь балл-3)

2. Мәгънәви бөтенлеге һәм композицион дөреслеге (максималь балл-3)

3. Тел-сурәтләү чараларының байлыгы һәм сөйләмнең сәнгатьлелеге (максималь балл-2)

4. Биремнең үтәлүе(максималь балл 3)

5. Орфографик нормаларның саклануы (максималь балл-2)

6. Пунктуацион нормаларның саклануы (максималь балл-2)

7. Тел нормаларының саклануы (максималь балл-2)

 

III. Рефлексия, бәяләү.

1. «Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 140—142 нче күнегүләр.