Эш тәҗрибәсеннән

Татар әдәбиятыннан технологик карта

Укытучының исеме: Хафизова Тәнзилә Мөхәммәтгатуф кызы

Дәрес:  татар әдәбияты
Сыйныф: 5

Тема: Мәкаль һәм әйтемнәр.

Максат:

1.      Дидактик: укучыларга татар халык авыз иҗатының мәкаль һәм әйтем жанрлары турында мәгълүмат бирү; 

  1.  Үстерешле: укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм телен камилләштерү, мәкаль-әйтемнәрнең мәгънәсен аңлату; әһәмиятен, кыйммәтен, үзенчәлекләрен дәлилле итеп аңлата, исбатлый белү күнекмәләре булдыру;

3.      Тәрбияви: сөйләм культурасы, сөйләм зәвыгы тәрбияләү, шәфкатьлелек, гуманлылык хисләре булдыру; мәкаль – әйтемнәр аша өлкәннәргә ихтирамлы булу; матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтү.

Дәреснең технологик төзелеше: үзара хезмәттәшлек технологиясе.
Дәрес тибы:
яңа тема өйрәнү дәресе.

Предметара бәйләнешләр: рус теле, татар теле.

Төп төшенчәләр: мәкаль, әйтем

Эш формалары: индивидуаль, фронталь, төркемнәрдә эш, парлап эшләү.

Ресурслар:

-          төп:  дәреслек: Ф.Ә. Ганиева, Л.Г. Сабирова.  Әдәбият, 39-43 битләр;  эш дәфтәре.

-          өстәмә:  Р. В.Галләмова. Табышмаклар, мәкальләр һәм әйтемнәр, сынамышлар – Казан “Гыйлем” нәшрияты, 2014.

Җиһазлау: компьютер, презентация, бию көе.



Дәрес этаплары:

Укучы

гамәлләре

Укытучы гамәлләре

Планлаштырылган нәтиҗәләрне тормышка ашыру өчен,  укучыларга биремнәр

 

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

Универсал уку гамәлләре

ШУУГ –шәхескә кагылышлы УУГ

РУУГ- регулятив УУГ

ТБУУГ- танып- белү УУГ

КУУГ-  коммуникатив УУГ

1.Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Максат:

укучыларны төп эшчәнлеккә җәлеп итү, сыйныфта

уңай эмоциональ атмосфера булдыру.

1-2 мин.

Исәнмесез, саумысыз,

Күңелле үтсен дәрес.

Сезнең белән яңа белем

Алыр өчен әзер без.

 

 Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Бүгенге эш өчен кирәкле сыйфатларны билгеләү.

- Исәнмесез. Нинди

максат белән килдегез?

-- Барыгызга да эшлекле кәеф теләп, дәресне башлыйбыз.Укучылар, дәрестә актив булырсыз, булган белемнәрегезне күрсәтерсез дигән өметтә калам һәм үз фикерләрегезне матур итеп әйтерсез, дип ышанам.

 Эпиграф: “Бай булмасаң – бай булма, тик белемгә сай булма.”

 

 

 ШУУГ: эмоциональ активлык тудыру; КУУГ: сыйныфташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда

хезмәттәшлек итү.

2.Белемнәрне актуальләштерү Максат: бүгенге темага нигез булырлык итеп, үткәнне кабатлау, укучыларга авыр тоелган урыннарны ачыклау.

5-6 мин.

 Сорауларга җавап бирү, үзләре төзеп килгән кроссвордлар, викториналарны уку, чишү.

 1) Сораулар:

-Без халык авыз иҗатының нинди жанрларын өйрәндек?

- Сезгә кайсы жанр аеруча ошады? Ни өчен?

- Җыр жанры башка фольклор әсәрләрдән нәрсә белән аерылып тора?

2) Өй эшләрен тикшерү (җыр темасына укучылар үзләре төзеп алып килгән кроссвордлар, викториналарның берничәсен  уку, чишү).

 Викторина сораулары:

1.             Мәкальне дәвам ит: “Сүз – басу, җыр - ...” (чәчәк).

2.             Татар халык җырларын иң оста башкаручы җырчыларның берсе, безнең якташыбыз. (Ә. Авзалова).

3.             Җыр текстының өлеше (кушымта).

4.             Җырлардагы дүртьюллык (куплет).

5.             Кызлар исеме белән аталган җырлар (“Зөләйха”, “Әпипә”, “Нәфисә” һ.б.).

6.             Халык җырларын башкарганда яңгырый торган уен коралы (Баян).

7.             Матур итеп, күңелгә үтеп җырлаучы кешедә була (моң).

8.             Сабый әнисеннән ишеткән тәүге  җыр (“Бишек җыры”).

9.             Атна исеме белән аталган халык җыры (“Җомга”).

10.         “Җырлыйк әле” тапшыруының беренче алып баручысы (Айдар Фәйзрахманов).

 Куелган   сорауларга, мөстәкыйль уйланып, җавап бирә алу.

 

 РУУГ: бәя – укучының материалны ничек һәм нинди күләмдә үзләштерүен аңлавы;

КУУГ: фикерләрне тыңлый белү,үзеңнекен дәлилле итеп,

башкаларга җиткерү; әңгәмәгә кушыла белү.

3.Проблемалы ситуация булдыру

Максат: укучылар белән берлектә дәреснең темасын, максатларын билгеләү.

4-5 мин.

 Сорауларга җаваплар эзләү, дәлилләү;   дәреснең темасын, максатын билгели белү.

 Сораулар  бирү:

1.Халык  авыз иҗатында кыска жанрлар бар? Алар нәрсә дип уйлыйсыз?

2.Мәкаль сакалдан олырак, диләр. Ни өчен?

3.Мәкаль белән әйтемнең аермасы нәрсәдә. Дәлилләп карагыз.

4.Бүгенге дәреснең темасын билгелибез.

 

Куелган  сорауларга, мөстәкыйль уйланып, җавап бирә алу.

 

 ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую; РУУГ:

дәреснең максатын билгеләү, аңа формулировка ясау; укытучы ярдәмендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру;

уку һәм  булачак эшчәнлек арасында бәйләнеш булдыру.

 

4.Яңа тема аңлату

Максат: мәсьәләне телдән чишү юлларын бергәләп эзләү, анализлау.

7-8 мин.

Дәреслектәге мәкаль һәм әйтем төшенчәләре белән танышу, дәфтәрләргә язып кую.

 

 Төшенчәне аңлату.

Мәкаль – тормыш тәҗрибәсен гомумиләштереп, гыйбрәт һәм үгет-нәсыйхәт бирү максатында, нәтиҗәне күп мәгънәле образларда әйтеп бирүче жанр.

Әйтем – фикерне үткен, образлы җөмләләр белән, истә калдырырлык итеп әйтеп бирү.

Төшенчәләр  белән танышу, дәфтәрләргә язып кую.

РУУГ: телдән һәм язма сөйләмдә бирелгән мәгълүматны дөрес аңлау; ТБУУГ: кирәкле мәгълүматны табу һәм аерып алу; төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итә һәм аңлау

 

4.Беренчел ныгыту

 Максат: бергәләп, чиратлап яңа белемне кабатлау, модельләштерү.

4-5 мин.

 Мәкаль һәм әйтемнең моделен төзү.

 Мәкаль һәм әйтемнең аермалы, охшаш якларын аера белүләренә ярдәм итү.

Мәкаль

        

Øберничә      кисәктән                        

 төзелгән туры  һәм күчерелмә

мәгънәле;

Ø   тулы җөмләләрдән торган җор, тапкыр әйтелмә;  

Ø   бер ритм һәм рифмага салынып әйтеләләр, сөйләмгә ямь бирәләр;

Ø   нәтиҗә ясала.

 

                  Әйтем

          

Ø   тулы җөмлә түгел, фикернең бер өлешен генә тәшкил итә;

Ø   ритм, рифмага салынмаган, сөйләмгә ямь бирә;

Ø   икенче сүз, сүзтезмә белән алыштырып була;

Ø   әйбер-күренешнең бер сыйфатын гына ача.

Материалны төркемләү, гомумиләштерү, модельләштерү.

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу; КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив  фикер алышуда катнашу

Физкультминут.

Укучылар  бииләр, музыка туктагач катып калалар, укытучының соравын тыңлыйлар һәм җавапка карап төркемнәргә оешалар.

Сораулар 1.Әкиятләрне ничә төркемгә бүләләр? (3)

2.  ... куян кусаң, берсен дә тотмассың (2)

3.  ... кат үлчә, бер кат кис  (7)

4. Көенең яңгырашы ягыннан җырлар ничә төркемгә аерылалар? (2)

5. “Ак бүре” әкиятендә нинди сан еш кабатлана? (3)

 “Микс фриз груп” сингапур      структурасы.

 

 

 

5.Үз аллы эш

Максат: һәр укучыны теманы аңлавына, күнегүләр башкара алуына ышандыру.

4-5 мин.

 Дәреслектәге мәкаль, әйтемнәрне уку, мәгънәләрен аңлату, әһәмиятен, кыйммәтен, үзенчәлекләрен дәлилле итеп аңлата, исбатлый белү.

 

 Яңа  мәгълүмат туплауда өстәмә әдәбият куллану;  белемнәрне ныгыту мөмкинлеге булдыру.

 

 Мәкаль - әйтемнәрне сәнгатьле уку, мәгънәләрен дөрес итеп  аңлата алу.

 РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү.

 

6.Белемнәрне яңа ситуациядә иҗади куллану, ныгыту

 Максат: мәкаль һәм әйтемнәр турында өйрәнгәннәрне кабатлау һәм ныгыту.

7-8 мин.

1.             Мәкаль – әйтемнәрнең татарча вариантларын табарга.

2.             Мәкаль – әйтемнәрнең русча вариантларын табарга.

3.             Мәкальләрдә төшеп калган сүзләрне (фигыльләрне) әйтергә.

Яңа  белемнәрне мөстәкыйль  куллану мөмкинлеге булдыру.

1. Татарча вариантын табарга:

* Книга – источник знаний

 ( Китап – белем чишмәсе ).

* В здоровом теле здоровый дух ( Сәламәт тәндә сәламәт акыл ).

* Кто не работает, тот не ест

( Кем эшләми, шул ашамый ).

* Богатство – на месяц, здоровье на всю жизнь.

( Байлык бер айлык, саулык – гомерлек ).

* Не имей сто рублей, а имей сто друзей (Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың

булсын ).

* Семь раз отмерь, один раз отрежь ( Җиде кат үлчә, бер кат кис ).

* Яблоко от яблони далеко не падает ( Алма агачыннан ерак төшми ).

* Было бы здоровье – остальное будет ( Саулык булса, бар да булыр ).

 

2. Русча вариантын табарга:

1.    Белем малдан кадерле

 ( Лучше много знать, чем много иметь ).

2.    Укыдым дип әйтмә, аңладым дип әйт ( Не говори чему учился, а говори что узнал ).

3.    Алтын җирдән табыла, белем – китаптан

( Одна хорошая книга лучше всякого сокровища ).

4.    Эш кешене кеше итәр

( Суди человека по его

труду ).

5.    Туган – үскән җирдән дә матур җир булмас ( Нет на свете краше, чем Родина

наша ).

6.    Дөя дә бүләк, энә дә бүләк ( Даренному коню в зубы не смотрят ).

7.Яралы кошка таш атмыйлар. ( Лежащего не бьют ).

 

3. “Мәкальләр аланы” уены. Менә  бу мәкальләрне игътибар белән укып карыйк әле. Нинди фигыльләр җитми икән?

Эш кешене ..., ялкаулык ...,

 ( төзәтә, боза ).

Сүзең белән ... – эшең белән ... ( мактанма, мактан ).

Бүгенге эшне иртәгәгә ...

( калдырма ).

Беләге юан берне ..., белеме юан меңне ....(егар ).

Без капчыкта ... ( ятмый ).

Ялган сөйләсәң - ...., дөресен сөйләсәң ...

( тотылырсың, котылырсың ).

Өйрәнелгән  материалны ныгытучы уеннар.

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау;

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү;

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

 

7.Рефлексия Максат: укучыларның үз уку эшчәнлеген, сәләтләрен дөрес бәяләү, башкаларның эшчәнлеген күрә һәм дөрес анализлый белүе.

2-3 мин.

 Үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү.

 

 

 1.Дәрестәге  эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү;

2.Өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату.

 

 

 1. Нәтиҗә ясау:

- Бүгенге дәресебезнең темасы һәм максаты нәрсә иде?

- Дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз?  Дәрес сезгә нәрсә бирде?

-Куйган максатларның барысына да ирештек дип уйлыйсызмы?

2.Өй эше.

а)  6 нчы бирем, 44 нче бит (тест сорауларына җавап бирергә);

 ә)  татар һәм рус телендә мәгънәләре туры килгән мәкальләрне язарга.

 

 

 

 ШУУГ: үз уңышларың -уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү;

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.

 

 

ss=MsoNormal style='margin-bottom:0cm;margin-bottom:.0001pt;line-height: normal'>РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.

 

 

 

bsp;