Эш тәҗрибәсеннән

Әхтәмова Гөлнара Илгиз кызы,Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбенең  югары кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

6 класста татар теле дәресе

Тема: Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау

Максат:

1.       Дидактик - Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау, белемнәрне системалаштыру.

2.      Үстерү - Төрле фигыльләрне җөмләләрдә дөрес итеп куллана өйрәнү, проблеманы чишү юлларын табу, нәтиҗә чыгару кебек логик чылбыр төзү.

3.      Тәрбияви - Укучыларның сүз байлыгын баету, игътибарлылык, мөстәкыйльлек  тәрбияләү, фикерләреңне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирергә өйрәнү.

Җиһазлау: А4 битләре, әзер сораулар, компьютер, дәреслек.

Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Кулланылган структуралар: ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН, СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ ТЭЙБЛ, МИКС ПЭА ШЭА, РЕЛЛИ РОБИН, МОДЕЛЬ ФРЕЙР,  КОНТИНИУС РАУНД РОБИН.

Эш төрләре: төркемнәрдә, парлы, фронталь

Дәрес барышы

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

 а) Класста психологик уңай халәт тудыру.

-           Исәнмесез, укучылар ! Хәерле имин көннәр барыгызга да!

-          Көнне башланганда һәрбер кеше изге теләкләр теләргә ,  бер-берсенә  яхшы сүзләр әйтергә тиеш. Иртәне яхшы сүз белән башласаң , көнең дә матур үтәр, диләр. Укучылар  , әйдәгез , бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

-          Яңа көн тынычлык алып килсен!

-           Әти- әниебезгә һәм барча кешегә ягымлы булыйк!

-          Яңа көндә яңа “5” леләр алыйк!

-          Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк !

 Менә шулай бер-беребезгә ягымлы булып, тәмле сүзләр генә әйтеп дәресебезне башлыйк әле.

ә) белемнәрне тигезләү.

ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН (встать-сесть) – “бас”-“утыр” . Укучылар дөрес дип тапкан җавапларына басалар. Биремнәр экранда күрсәтелә.

1.      Фигыльләрне ничә төркемгә бүлеп өйрәнәләр?

а) 2;                б) 3.

2.  Ничә фигыль төркемчәсе бар?

а) 7;                  б) 9.

3. Ничә затланышлы фигыль бар?

а) 4;               б) 3.

4. Ничә затланышсыз фигыль бар?

а) 5;                б) 4.

5. Үткән заман хикәя фигыльнең ничә төре бар?

а)3;                 б) 2.

6. Хәл фигыльнең ничә төре бар?

а) 4;                 б) 3.

7. Сыйфат фигыльнең ничә заман формасы бар?

а) 7;                 б) 6.

Җаваплар: 1(а), 2(а),3(б),4(б), 5(2), 6(а), 7(б)

 

2) – Димәк, без үткән дәрестә без нинди УМ өстендә эшләдек?

К.җ.:

Без үткән дәрестә мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыль ролендә килүләре турында гомуми төшенчә алдык. (Модельне искә төшерергә)

 

Үзбәя.

3) Өй эшен тикшерү:

а) 436 нчы күнегү;

ә) я 437 нчы күнегү;

б) и 438 нчы күнегү.

II. Уку мәсьәләсе кую

1.      МОДЕЛЬ ФРЕЙР (помогающая учащимся глубоко понять и осознать изучаемые понятия и концепции) – укучылар теманың төрле якларын карыйлар, аның төп һәм төп булмаган билгеләрен, мисаллар һәм мисал була алмый торган очракларын язалар. (Һәр укучыга алдан әзерләп куелган А4 кәгазь бите бирелә.)

Беренче төремгә:

Затланыш

сыз фигыльләр

төп билгеләре

 

Төп булмаган билгеләр

мисаллар

 Каршы

 мисаллар

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Икенче төркемгә:

Затланышлы фигыльләр

төп билгеләре

 

Төп булмаган билгеләр

мисаллар

 Каршы

 мисаллар

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Һәр укучы үзенең эшләп бетергәннән соң, КОНТИНИУС РАУНД РОБИН – билгеле бер вакыт эчендә төркемдәге һәр укучы үзенең фикерен әйтеп сөйләшү була, шуннан соң МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР ны төркемгә эшлиләр.

Төркемгә эшләп бетергәннән соң, МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР класска эшләнелә. Төркемнәр, бер-берсен кабатламыйча, һәр бүлеккә үз фикерләрен әйтеп, тактага яза баралар.

Үзбәя.

180 нче биттәге модельне тутыру.

Модельдә фигыльнең барлык билгеләре саналган, без аларны өйрәндек. Димәк, бүген фигыльләрне гомумиләштереп кабатларбыз.

III. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

Тема тактага һәм дәфтәрләргә языла.

1.      СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ РОБИН га нигезләнеп (укучылар биремне эшлиләр дә, бер-берсенекен алмашып, хаталарын тикшерәләр), дәреслектәге 439 нчы күнегү эшләнә.

2.      Үзбәя.

3.             МИКС ПЭА ШЭА. Көй кушыла. Укучылар буталышалар. Көй туктауга парлашалар.Сорау бирелә. РЕЛЛИ РОБИН структурасы н кулланып бер-берсенә җавап бирәләр.

Сорау:  Фигыльләрнең ясалыш ягыннан төрләре турында ниләр беләсез?

4.      440 нчы күнегү. Язмача. СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ РОБИН га нигезләнеп.. Үзбәя.

5.       441 нче күнегү башкарыла. (Эш төркемнәрдә эшләнә) Iтөркем хикәя фигыльле җөмләләрне язып ала, IIтөркем – сыйфат фигыльлеләрне.

Үзбәя.

6.      442 нче күнегүне башкару. Көнләшмә, йөгер сүзләренә фонетик анализ ясарга.

Үзбәя.

IV. Рефлексия, бәяләү.

   1. Дәрес алдыннан куелган уку мәсьәләсенә кайту.

-                  Дәрескә нинди уку мәсьәләсе куйган идек? Нәрсәләр эшләдек? Нәрсәгә ирештек?

                   Гомуми үзбәя чыгару.

 

2. Өй эше:  443нче күнегү (Хәтер диктантына әзерләнергә)