Сайтыбызга рәхим итегез!

Яңалыклар

15.08.2017

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе секция эше

 14нче август көнне икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Милли мәгариф: бүгенгесе һәм киләчәге.  Сыйфатлы белем һәм милли тәрбия бирү »дигән темага        традицион август киңәшмәсе секциясе узды.

 

Максат: Татар теле  һәм   әдәбиятын  укытуның эчтәлеген яңарту; шәхеснең иҗади сыйфатларын һәм милли үзаңын формалаштыруны бербөтен процесс буларак оештыру.

Үткәрү формасы: презентация, чыгышлар, эшлекле уен, мастер – класслар.

           Секция эше татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе И.Р.Фәтхелованың  “Актаныш муниципаль районында милли мәгарифнең торышы: узган уку елы нәтиҗәләре, проблемалар һәм перспективалар. Республикада милли мәгарифне үстерү концепциясе” дигән чыгышы белән башланды. Ул секция эшендә катнашучыларны узган уку елы нәтиҗәләре белән таныштырды һәм яңа уку елында алда торачак бурычларны яктыртып китте.
        “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив компетенция формалаштыру” дигән темага Киров урта мәктәбе укытучысы Зигангирова Н.М. чыгыш ясады.

       “Бердәм республика тестына (БРТ), төп дәүләт имтиханына (ТДИ) әзерләү үзенчәлекләре. Укучыларның орфографик грамоталылыгын үстерү алымнары”дигән тема буенча Уразай төп гомуми белем бирү мзктәбе укытучысы Абударова Р., Дәресләргә үз анализ ясау үрнәкләре “дигән тема буенча Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Шакирова А.И., “«Татар теле» һәм «Татар әдәбияты» фәннәре буенча укучыларның белем сыйфатын бәяләү системасы” дигән темага Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Мәрдәнова Ә.Ә. үз эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

       Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Зигангирова З.А. “Сыйфат”, Актаныш беренче санлы урта мәктәбе укытучысы Рахманова Г.Ф. “Кешелек кыйммәтләре”дигән темаларга мастер-класслар күрсәттеләр.

            Секция эшен нәтиҗә ясап,  милли мәсьәләләр буенча район мәгариф бүлеге белгече Равефова Л.Ш.  2017-2018 нче уку елына эш планы белән таныштырды, татар теле һәм әдәбиятын укыту юнәлешендә куелган бурычларны тагын бер мәртәбә ассызыклады

 Фотосурәтләрне биредә карый аласыз...

7.08.2017

 Бөтендөньяга сибелеп яшәүче татар халкының лаеклы уллары һәм кызлары очрашты

2017 елның 2-3 август көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды булып узды. Анда Татарстан Республикасыннан, Россия Федерациясенең 73 төбәгеннән һәм 41 чит илдән 811 делегат һәм 207 кунак катнашты. Чараны 130лап журналист яктыртты.

Тулы язма:http://tatar-congress.org

18.05.2017

Гамил Афзал укулары узды
Туган телне саклау, өйрәнү һәм үстерү, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү, укытучыларда фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылыш һәм кызыксыну уяту максатыннан, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты, «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» дәүләт автономияле гомумбелем учреждениесе белән берлектә  VI республика «Гамил Афзал укулары» үткәрде. Укуларның беренче турында 834 фәнни эш тикшерелеп, 145е икенче турга үтте. Әлеге фәнни хезмәтләр 9 секциядә якланды һәм жюри комиссиясе тарафыннан бәяләмә алдылар. Җиңүчеләр министрлыкның дипломнары белән бүләкләнде. 
Туган телне саклау, өйрәнү һәм үстерү, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү, укытучыларда фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылыш һәм кызыксыну уяту максатыннан, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты, «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» дәүләт автономияле гомумбелем учреждениесе белән берлектә  VI республика «Гамил Афзал укулары» үткәрде. Укуларның беренче турында 834 фәнни эш тикшерелеп, 145е икенче турга үтте. Әлеге фәнни хезмәтләр 9 секциядә якланды һәм жюри комиссиясе тарафыннан бәяләмә алдылар. Җиңүчеләр министрлыкның дипломнары белән бүләкләнде.

Чыганак : https://edu.tatar.ru/aktanysh/gimnaziya

29.04.2017

 Аккүз мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты айлыгы узды

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 131 еллык юбилее уңаеннан, Аккүз мәктәбендә план нигезендә, айлык игълан ителеп, бик күп чаралар үтте. Укучылар шагыйрь әсәрләренә нигезләнеп, рәсемнәр ясадылар.Тукайга ияреп шигырь иҗат иттеләр.Уңышлы дип табылган рәсемнәргә, шигырьләргә урыннар чыгарылып, грамоталар, истәлек бүләкләре тапшырылды.Укучыларның иҗат җимешләре “Көмеш кыңгырау” газетасына җибәрелде. 26 апрель көнне клуб хезмәткәрләре белән берлектә, “Тукай безнең күңелләрдә” исеме астында әдәби-кичә уздырылды.Укучылар Тукайның әсәрләрен сәхнәләштерделәр, сәнгатьле итеп шигырьләрен укыдылар.

23.04.2017

Безнекеләр булдырды

               19 – 21нче  апрель көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча      V Халыкара олимпиада узды.  Халыкара олимпиадада 13 илдән һәм 25 Россия субъектыннан килгән егет-һәм кызлар катнашты. Бу олимпиадада  Актаныш укучылары да бик актив катнаштылар һәм зур уңышларга ирештеләр.Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 11б классы укучысы Сәләхова Айсинә – I, 8б классыннан Галлямова Эльвина-II, Актаныш 1нче санлы урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Габдуллина Энҗе  I нче урынга лаек булдылар. Аларга диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. Укытучылары  -  Әһлетдинова Л.Ф.,Әминова Л.Г., Галиева Л.Р.  Котлыйбыз!

15.04.2017

Якташыбыз, язучы Ф.Зыятдинов белән очрашу

          13нче апрель көнне Качкын төп гомуми белем бирү мәктәбендә   язучы, шагыйрь, галим , бакчачы, Россия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, профессор, академик, икътисад фәннәре докторы, республикабызның асыл заты, якташыбыз Фарсель Зыязетдиновка 80 яшь тулу уңаеннан  очрашу кичәсе  үткәрелде.  Әлеге кичәдә күренекле язучылар һәм район хакимияте вәкилләре катнашты.

 

6.04.2017

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары

           5 апрель көнне Зөбәер төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында  район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “ БРТга әзерләнү, укучылар белән индивидуаль эшне камилләштерү” дигән темага  семинар үтте. Семинарда татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Нургалиева В.Н. һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Хайбрахманова  Л.З. татар теленнән  ачык дәресләр күрсәттеләр.   Шайхразиева Ф.Г., Гараева Г.А, Хазипова Н.Г. “Авылыбызның күренекле шәхесләре” дигән темага   эчтәлекле чара  һәм 3-4нче сыйныф укучылары катнашында “Тамчы шоу” интеллектуаль уенын үткәрделәр. Район мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты Равефова Л.Ш. алда торган бурычлар, БРТ буенча  яңалыклар белән таныштырды.

1   2   3   4